Вакыйгалар Генрих Герц электромагнитик дулкыннарны ача. Беренче «Кодак» фотоаппараты чыкты. Хәзерге Чишмә районы үзәге — Чишмә станциясе беренче мәртәбә искә алына. 15 ноябрь — Казанда шәһәр телефон челтәре эшли башлый.

Туулар

14 март — Бәкер Яфаров, борынгы татар әдәбияты галиме. 23 май — Нәгыймә Таҗдарова, татар артисты. 27 май — Луи Дюрей, француз композиторы. 10 октябрь — Заһидулла Яруллин, татар композиторы. 22 ноябрь — Габделгазиз Монасыйпов, татар шагыйре, язучысы, милли азатлык хәрәкәте вәкиле. 24 ноябрь — Дейл Карнеги, АКШ лекторы, мәшһүр китаплар авторы. 2 декабрь — Измаил Фирдәвес, кырымтатар сәясәтчесе, ТАССР һәм Кырым АССР хөкүмәтләре әгъзасы. 6 декабрь — Хикмәт Биккинин, укытучы һәм дипломат. 29 декабрь — Шәһит Әхмәдиев, татар язучысы, журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Вафатлар

14 апрель — Николай Миклухо-Маклай, танылган этнограф һәм сәяхәтче.

Төркем:1888 ел Төркем:Еллар