2020 елга производство календаре эш графикларын төзү өчен нигез булып хезмәт итә, шулай ук аның ярдәмендә эш сәгатьләренең саны билгеләнә.
да татарлар елы Вакыйгалар Җәйге Олимпия уеннары 2020 узачак. Татарстанда ТАССР игълан ителүнең 100 еллыгы.
Гыйнвар 15 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Федераль Җыелышка еллык юлламасында РФ Конституциясен үзгәртү турында боерык бирә. 16 гыйнвар — РФнең Д.Медведев хөкүмәте ялга җибәрелә. 20 гыйнвар — Навальный штабы Казан мэры Метшинның 700 млн сумлык күчемсез милеген ачыклаган.Навальный штабы: Илсур Метшин гаиләсе 700 млн сумлык күчемсез милеккә ия 29 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Чуашстан Республикасының сайланган җитәкчесе Михаил Игнатьевны эшеннән алган. 31 гыйнвар — Бөекбритания Европа Берлегеннән чыга. Дөнья буенча коронавирус кизүе тарала.
Февраль 5 февраль — АКШ Конгрессы утырышында президент Дональд Трамп хакимият белән канунсыз файдалануда гаепсез дип таныла. 8 февраль — ның Җамбыл өлкәсе, Кордай районында дөңгән милләте авылларында оештырылган чуалышлар нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак була, 30 йорт яндырыла. 27 февраль — В.В. Путин үзенең вазифаларын башкаручы дублёрлар булу хәбәрләрен инкарь итте.lenta.ru: Путин ответил на вопрос о двойнике
Март 9 март — Һааг халыкара мәхкәмәсендә 2014 елда Донецки өлкәсендә Малайзиянең Boeing 777 ракета белән бәреп төшерүнең оештыручыларына мәхкәмә процессы башлана. 11 март — БСО ел башында чыккан коронавирус кизүен пандемия дип таный. 18 март — Казанның Милләт йортында мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исемле шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте."Шиһабетдин Нигъмәти шигырьләре "Моабит дәфтәре" була язган" 17 март — Татарстанда короновирус кизүенә чаралар күрелә башлый: югары һәм урта уку йортлары дистанцион укытуга күчә, мәдәният, спорт, күңел ачу чараларына тыюлар салына. 18 март — Urals төре нефтьнең бәясе 20$-ан түбән төшкән. 24 март — Меркурий һәм Венераның уртак элонгациясе.
Июнь 21 июнь — Кояш тотылу.
Июль 24 июль — 9 август — Токиода (Япуния) XXXII җәйге Олимпия уеннары узачакСборная России завершила выступления на Олимпиаде в Рио, выиграв 56 медалей.. Бөтен дөньяда COVID-19 коронавирус авыруы таралуы сәбәпле, бер елга кичектерелде. Август 5 август — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде, урынбасары — Тәбрис Яруллин Татарстан Милли китапханәсендә мөдир алмашынды. Азатлык радиосы, 5.08.2020. 26 август — Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» паркында Россия Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевның бюсты ачылдыГөлнар Гарифуллина. Минтимер Шәймиев бюст ачылышында: Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык. Татар-информ, 26.08.2020. 27 август — Казанда шагыйрь, драматург, башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылдыТатарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020.
Сентябрь 13 сентябрь — Россиядә бердәм сайлау көне. Татарстанда президент сайлау. 14 сентябрь — Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), Рөстәм Миңнеханов өченче срокка Татарстан президенты итеп сайланаРегина Хисамова. Минниханов в третий раз стал президентом Татарстана. Азатлык радиосы, 14.09.2020.
Октябрь
Ноябрь 3 ноябрь — АКШта Президент сайлаулары. Декабрь 16 декабрь — Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары билгеләнде.
Вафатлар
Гыйнвар
Февраль 7 февраль — Айрат Хәйруллин (49), Татарстан дәүләт эшлеклесе, сәнәгатьче, иң бай татарстанлының берсе. 23 февраль — Кәфил Әмиров (70), Татарстан прокуроры (2000—2013)Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров вафат. Азатлык радиосы, 23.02.2020. Март 2 март — Госман Гомәр (87), журналист һәм язучы-прозаик Язучы Госман Гомәр вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 3.03.2020. 13 март — Ренат Еникиев (82), композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Танылган татар композиторы Ренат Еникеев вафат. Азатлык радиосы, 13.03.2020. 13 март — Ирек Миннәхмәтов (39), хуҗалык эшлеклесе (Татмедиа (2012), Татспиртпром (2015—2020) җитәкчесе)Артем Кузнецов, Анастасия Гусева. «Ходил и радовался жизни, ни намека на болезнь…»: не стало Ирека Миннахметова. БИЗНЕС Online, 13.03.2020 21 март — Резеда Ганиева (87), әдәбият галиме, фән докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесеӘдәбият галиме Резеда Ганиева вафат. Азатлык радиосы, 21.03.2020Рузилә Мөхәммәтова. Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат. Татар-информ МА, 21.03.2020. 27 март — Роберт Миңнуллин, (71), Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Азатлык радиосы, 27.03.2020. 31 март — Равил Вәлиев (Равил Вәли), (77), язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Вәлиев вафат. ТР Язучылар берлеге сайты, 1.04.2020 Умер поэт, прозаик и публицист Равиль Валиев. ИА Татар-информ, 1.04.2020. Апрель Май 15 май — Җәмил Зәйнуллин (73), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы. 25 май — Стелла Писарева (95), КФУ тарихы музееның шәрәфле директоры, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975) В Казани на 96-м году жизни скончалась легендарный деятель культуры Стелла Писарева. «Вечерняя Казань», 25.05.2020. 26 май — Кенесбай Мусаев, төрки телләр белгече.
Июнь 3 июнь — Ильяс Галимов (43), спортчы (билбаулы көрәш) Ушел из жизни один из самых титулованных борцов корэш последних лет Ильяс Галимов. Международная Федерация Корэш . 6 июнь — Шаһинур Мостафин (72), язучы Күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат. Татар-информ, 06.06.2020. 15 июнь — Абрек Әюпов (84), техник фәннәр докторы, генерал-полковник Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган. Татар-информ, 15.06.2020. 16 июнь — Әхмәтҗан Хәмәдишин (Әхмәт Дусайлы, 70), язучыРузилә Мөхәммәтова. Язучы Әхмәт Дусайлы вафат. Татар-информ, 16.06.2020 . Июль 7 июль — Фәрит Гыйбатдинов (61), Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов авылын, табигатен, милләтен яраткан милләтпәрвәр иде. Азатлык радиосы, 7.07.2020 11 июль — Альберт Әсәдуллин (70), виолончелист, Казан консерваториясе профессоры, Тукай премиясе иясе (2002)Рузилә Мөхәммәтова. Казан консерваториясе профессоры, виолончелист Альберт Әсәдуллин вафат. Татар-информ, 11.07.2020. 17 июль — Рафаиль Закиров (71), РФ атказанган хәрби очучысы (1992) В Москве ушел из жизни создатель и руководитель авиации МЧС России Рафаиль Закиров. БТК сайты, 19.07.2020. 19 июль — Рөстәм Фәйзуллин (Рөстәм Акъегет) (69), шагыйрь Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат булды. ТР язучылар берлеге сайты, 19.07.2020. 19 июль — Фәрит Хатыйпов (90), әдәбият галиме Әдәбият галиме Фәрит Хатипов вафат. ТР язучылар берлеге сайты, 19.07.2020. Август 4 август — Мәхмүт Нигъмәтҗанов (90), музыка өлкәсендә беренче татар профессорыТатарның музыка өлкәсендә беренче профессоры Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Азатлык радиосы, 4.08.2020. 26 август — Гомәр Саттаров (88), тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре докторыТел галиме, шагыйрь Гомәр Саттаров вафат. Татар-информ, 26.08.2020. 27 август — Мөдәррис Вәлиев (67), әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцентРузилә Мөхәммәтова. Мөдәррис Вәлиев иртәгә соңгы юлга озатыла. Татар-информ, 27.08.2020. Сентябрь 14 сентябрь — Хәмдүнә Тимергалиева (71), җырчы, ТАССР халык артисты Скончалась народная артистка Татарстана Хамдуна Тимергалиева. Азатлык радиосы, 14.09.2020. 14 сентябрь — Ринат Харисов (71), 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» генераль директорыТатарстан һәм Россия геофизикасы зур югалту кичерде. tng.ru, 15.09.2020. 17 сентябрь — Александр Карпов (67), Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020)Ушел из жизни генеральный директор АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького» Александр Николаевич Карпов. Сайт АО «Зеленодольский завод имени А.М.Горького», 17.09.2020. 24 сентябрь — Әхмәт Рәшит (84), шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шагыйрь, журналист Әхмәт Рәшит вафат. Азатлык радиосы, 24.09.2020. 28 сентябрь — Расих Ханнанов (89), шагыйрь, язучы, журналист, «Кызыл таң»ның баш мөхәрриреУшел из жизни известный поэт, публицист и журналист Расих Ханнанов. Официальный портал Республики Башкортостан, 28.09.2020. Октябрь 8 октябрь — Миңнәхмәт Сәхапов (63), «Мирас» журналының (1991-2010) баш мөхәррире. 13 октябрь — Рәшит Әхмәтов (66), нашир һәм журналист. 20 октябрь — Ирек Сабиров (70), шагыйрь, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Язучы Ирек Сабиров вафат. ТР Язучылар берлеге сайты, 20.10.2020.
Ноябрь 2 ноябрь — Ранис Газизов (61), «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире, танылган журналист һәм нашир. 8 ноябрь — Альберт Хәсәнов (82), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Язучы Альберт Хәсәнов вафат. Татар-информ, 8.11.2020. 25 ноябрь — Диего Марадона (60), футболчы, дөнья чемпионыУмер Диего Марадона. msn.com, 25.11.2020. 27 ноябрь — Хәнәфи Бәдигый (79), шагыйрь, прозаик, М. Җәлил премиясе лауреаты Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигый вафат. Азатлык радиосы, 27.11.2020.
Декабрь 2 декабрь — Фәрит Шиһапов (69), Татарстанның халык артисты, педагог, музыкант Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат. Азатлык радиосы, 2.12.2020. 9 декабрь — Рафаэль Ильясов (81), җырчы, Татарстанның халык артистыТатарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов вафат. Азатлык радиосы, 9.12.2020. 13 декабрь — Айдар Хафиз (77), актер, Татарстанның халык артистыТатарстанның халык артисты Айдар Хафиз вафат. Азатлык радиосы, 13.12.2020 18 декабрь — Илүсә Бәдриева (79), драма актрисасы (Минзәлә театры), ТАССР халык артисты (1989) Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева вафат. Татар-информ, 19.12.2020.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Лирон Хәмидуллин Денис Осокин Идрис Газиев ТДОһБТ иҗади төркеме (Гөлнара Гатина, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Ренат Салаватов)
Нобель премиясе лауреатлары Тынычлык өчен Нобель премиясе — БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы () — ачлыкка каршы көрәш һәм конфликтлы төбәкләрдә тынычлыкка ирешү шартларын яхшыртуга өлеш керткән өченНобелевскую премию мира получила Всемирная продовольственная программа ООН. news.mail.ru. химия буенча — Эммануэль Шарпантье (Франция) һәм Дженнифер Дудне (АКШ) — геномны үзгәртү методларын эшләгән өчен. физика буенча: премиянең яртысы — Роджер Пенроуз (Оксфорд университеты) — «кара тишек»нең ясалуы гомуми чагыштырмалылык теориясен алдан әйтүче ышанычлы дәлил булуын ачкан өчен. премиянең яртысы — Райнхард Генцель (Алмания) һәм Андреа Гез (АКШ) — Галактика үзәгендә гадәттән тыш массив компактлы объектны ачкан өчен. медицина буенча: Харви Дж. Альтер, Майкл Хоутон, Чарльз Райс — С гепатиты вирусын ачкан өчен. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Луиза Глюк, шагыйрә (АКШ) — «кырыс матурлык белән шәхси яшәешне универсаль итүче хатасыз шигъри тавыш өчен» Нобелевская премия-2020: лауреаты и главные достижения года. joy-pup.com, 9.10.2020
Искәрмәләр
Төркем:2020 ел Төркем:Еллар