Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, КДК профессоры скрипкачы турында бу биттә укыгыз
Марат Готыф улы Әхмәтов (16 июнь 1954, Хәсәншәех, Арча районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. 1999—2019 елларда — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.Буа районы башлыгы Марат Җаббаров Татарстан авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 18.09.2019. Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, ТР ДШ вице-спикеры (2019 елның 9 сентябреннән). Татарстан Көрәш федерациясе рәисе (2001―2025)Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан Көрәш федерациясенә яңа рәис сайланды. Татар-информ, 15.02.2025.
2026 елның 17 мартыннан ― Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручыГөлнар Гарифуллина. Марат Әхмәтов Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 17.03.2026. Тәрҗемәи хәле Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1976 елларда Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.
Марат Әхмәтов 1976 елның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен танучы белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана.
Булдыклы җитәкчене 1983 елда район коммунистлары партия райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар – аның җилкәсенә тулаем районның авыл хуҗалыгы өчен җаваплылык бурычы салына.
1985 елның январендә М.Г. Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Районда гасырлар буе авыл халкының үзәгенә үткән социаль проблемалар хәл ителә. Район тулысынча табигый газ белән тәэмин ителә, барлык авыллар диярлек асфальт юллар белән тоташа, күп яңа социаль объектлар төзелеп сафка баса, халыкны социаль яклау буенча күләмле һәм нәтиҗәле чаралар күрелә. Район тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Җитештерү тармагында да үсеш тизләнеш белән бара. Игеннәрдән уңыш алуда район тарихында булмаган нәтиҗәләргә ирешелә, терлекчелектән продукция алу арта. Фермерлыкка, эшмәкәрлеккә, яңача хуҗалык итүгә, һәр уңай инициативага киң юл ачыла. Ил тормышында катастрофик төшенкелек еллары Балтач районы өчен үсү, яңарыш еллары булды.
М.Г. Әхмәтов 1999 елның маенда Татарстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнде. Әлеге югары постта да ул үзе күп игелек кылган Балтач төбәген, аның кешеләрен онытмый, бу якның эзлекле үсешенә һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм итә.
Балтачлылар М.Г. Әхмәтовны күп мәртәбә халык депутатларының район Советы, берничә мәртәбә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелде. Ватаныбыз аның хезмәтләрен 1983 елда «Почет билгесе», 1995 елда «Дуслык» һәм 2001 елда «Ватанга аеруча хезмәт күрсәткән өчен» орденнары белән бәяләде. 2025 ― IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены ― актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченУказ Президента Российской Федерации от 10.02.2025 № 76. Официальное опубликование правовых актов Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Ветеринарлар Төркем:Күмәк хуҗалык җитәкчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары