Зөләйха Хәкимҗанова, Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова, кыз фамилиясе Әбүбакирова (Зулейха Рафиковна Хакимзянова; 1950 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Ярлы Түбә) — күренекле татар актрисасы, Татарстанның халык артисты (2003).
Тәрҗемәи хәле Ул 1950 елның 30 июнендә Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Ярлы Түбә авылында өч балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Авыл клубы мөдире булып эшләгән әтисе Рафыйк чыгышы белән Татарстаннан, бик матур җырлаган әнисе Раузаҗан ― нугай кызы. Энесе Марат (2021 елда вфаат), сеңлесе Гүзәл (Әстерханда яши). Әтисе кызын кечкенәдән үзешчән сәнгатькә тарткан, 5 яшендә авыл клубында балалар рольләренә куя башлаган. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1966 елдан, үзләрендә ремонт башланып, Ярлы Түбә авылы клубына күчеп килгән Нариман халык театрында эшли башлаган. Хезмәтенең беренче елында ук Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Зөбәрҗәт ролен башкарып, «Театр язы» фестивалендә I дәрәҗә Диплом алган. 1966 елдан читтән торып, Әстерхан мәдәни-агарту училищесында белем алган Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.
Казандагы иҗаты 1974 елдан башлап ул Республика күчмә театрында эшли башлый. 100гә якын ролеь башкарган. Тинчурин театрында чакырылган режиссерлар Марсель Сәлимҗанов куйган өч, Празат Исәнбәт куйган өч спектакльнең икесендә уйнарга туры килгән. Беренче мөстәкыйль роле — К. Гольдонинның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» комедиясендә хезмәтче малай Джакомо. Икенче роле ― Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» драмасы буенча куелган спектакльдә Алинә роле (җырлы роль)Равия Садыйкова. Зөләйха Хәкимҗанова: «Театр мине үзе сайлады». «Ватаным Татарстан», 18.06.2025, № 66 (29376). ― Б.10.. Соңрак, тәҗрибә туплап, ул хикмәтле, характерлы рольләрдә уңыш казана башлый. Уены эмоциональ, колоритлы. Рольләре Рольләре арасында «Ефәк баулы былбыл кош»та Шифан, «Хушлашырга иртәрәк бит әле»дә Фаягөл, «Сөяркә»дә Хатимә, «Тол хатыннар көймәсе»ндә Аида, «Гайфи бабай, өйлән давай!»да картның кызы Наилә, «Хуҗа Насретдин»дә Сәхилә карчык һәм башка бик күп образлар бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 ― Татарстан Республикасының Халык артисты 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өченКотлыйбыз! Ватаным Татарстан, 27.08.2025, № 96. ― Б.4. Шәхси тормышы 1977 елда театр шоферы Вазыйх Хәкимҗановка (1953 елгы) кияүгә чыккан. Вазыйх соңрак театр директорын, Мәдәният министрлыгында җитәкчене йөрткән, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исемен алган. Бер кыз тәрбияләп үстергәннәр: Энҗе (1978 елгы) инженер-конструкторлыкка, модельерлыкка укыган, хәзер дәүләт эшендәРумия Сәйфуллина. Зөләйха Хәкимҗанова: «Тавышымнан таныйлар». «Ирек мәйданы», 2.07.2025, № 26 (1186). ― Б.2―3..
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Румия Сәйфуллина. Зөләйха Хәкимҗанова: «Тавышымнан таныйлар». «Ирек мәйданы», 2.07.2025, № 26 (1186). ― Б.2―3. Равия Садыйкова. Зөләйха Хәкимҗанова: «Театр мине үзе сайлады». «Ватаным Татарстан», 18.06.2025, № 66 (29376). ― Б.10. Сылтамалар Зөләйха Рафыйк кызы Хәкимҗанова Кәрим Тинчурин театры сайты Белем.ру
Моны да карагыз
Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр