Азра Акын (1981 елның 8 декабре, Алмело, Нидерланд) — Төркия актрисасы, модель һәм биюче. 2002 елда «Дөнья гүзәле» титулына ия булган.
Тормыш юлы 1981 елның 8 декабрендә Нидерландның Алмело шәһәрендә төрек гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе, Назыйм һәм Айда, 1971 елда Төркиядән күчкәннәр. Азраның сеңлесе Дорук бар. Ниццада узган Аурупаның модельләр конкурсында катнашып, финалга чыккан унбиш хатын-кыз арасына кергән. Шуннан соң Алманиядә модель карьерасын дәвам итә, «Otto GmbH» компаниясендә эшли.
2002 елда Азра «Төркия гүзәле» матурлык конкурсында җиңә, шуның аркасында ул «Дөнья гүзәле» бәйгесендә катнаша ала һәм анда җиңә ала. Җиңү өчен ул таҗ һәм 156 мең доллар ала. Аңа бүләкне 2001 елгы конкурс җиңүчесе Агбани Дарего тапшырган. 2003 елда, Дөнья гүзәле вазифаларын башкарып, Азра Бөекбритания, Төркия, Америка Кушма Штатлары, Яңа Зеландия, Ирландия, Ямайка, Австралия, Кытай һәм башка күп кенә илләрдә була. Күп кенә хәйрия акцияләренең йөзе була.
2003 елда Британиянең «The Games» реалити-шоуында алтын медаль яулый. 2004 елда Азра «Евровидение-2004» халыкара җыр конкурсына багышланган открыткалар өчен фотога төшә. 2004 елда Төркиянең танылган җырчысы Мостафа Сандалның «All My Life» клипында төшә. 2010 елда Азра «Yok Boyle Dans» тамашасында җиңә. 2013 елда «Дөнья гүзәле-2013» жюри составында була. 2015 елда Азра Каннада «LOreal» компаниясенең йөзе буларак кинофестиваль ачылуга багышланган кичәдә була .
Төрек, нидерланд һәм инглиз телләрен белә.
Шәхси тормыш 2004 елдан Азра актёр Кыванч Татлытуг белән очраша башлый. 2017 елның 6 августында биснесмен, биюче Атакан Коруга кияүгә чыга. 2019 елның 17 ноябрендә парның Демир исемле улы туа.
Фильмография
Фильмнар Чыгу елыФильмРоль2015-2017Пойраз КараельЧигдем2014Җир җиләгеЧилек2012М U C KӘлиф2010-2011Зур гаиләНәшә2010Ике эзлеклелек арасындаПелин2009АерылуФиренгиз2008ҖилЛәйлә2006Беренче мәхәббәтБахар2005Teberik ŞanssızФулья2004Сөйлә, ИстанбулПамук/Идил2004Яңгыр вакытындаӘйлүл
Искәрмәләр
Төркем:Төркия актрисалары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1981 елда туганнар Төркем:8 декабрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча актрисалар