Ишкилдин Ногъман Ваһап улы (1904 ел — 12 декабрь 1988 ел) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, рядовой, кызылармеец. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985).

Биографиясе Ногъман Ваһап улы Ишкилдин 1904 елда хәзерге Башкортстанның Бөрҗән районы Миңдегол авылында туа. 1942 елда Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алына. Дивизия комиссары Сәгыйть Әлибаевның шәхсән ат караучысы булып хезмәт итәШаймуратовцы. ИШКИЛЬДИН Нугуман Вагапович. Сугыштан соң Сәгыйть Әлибаев еш кына Иске Собхангол авылына яудашын күрергә килә.

Ногъман Ваһап улы курайда уйнаган. Ул дивизия курайчыларын ике рәткә тезеп куюларын һәм азат ителгән торак пунктларга курай көе астында керүләрен хәтерли.

Сугышчы 1946 елда запаска чыгарыла.

Ветеран 1988 елның 12 декабрендә Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында вафат була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шаймуратовцы. ИШКИЛЬДИН Нугуман Вагапович Воины-кавалеристы 112-ой башкирской кавалерийской дивизии, призванные Бурзянским РВК Память народа. Ишкильдин Нугуман Вагапович

Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:12 декабрь көнне вафатлар Төркем:Бөрҗән районында туганнар Төркем:1904 елда туганнар