Чемберджи Николай Карпович (24 август 1903 ел — 22 апрель 1948 ел) — совет композиторы. Тәүге башкорт операсы «Карлыгач»ның авторы. Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1946).
Биографиясе Николай Карпович Чемберджи 1903 елның 24 августында Царское Селода (хәзерге Пушкин шәһәре) туган. Атасы — Карп Владимирович Чемберджи Император Гали җәнапләренең лейб-табибы булып хезмәт итә. Карл Владимировичның хатыны композитор А. А. Спендиаровның кыз кардәше Валентина Афанасьевна була.
Малайга ике яшь булганда, әнисе Валентина Степановна мәрхүм була. Шуннан соң атасы улын Кырымга мәрхүм хатынының композитор туганы Александр Афанасьевич Спендиаровның гаиләсенә озата. 1917 елда Николай Чемберджи Мәскәүгә китә, анда башта тапер булып йөри, шуннан Мәскәү консерваториясенә керә һәм А. Н. Александровның композиция классын тәмамлый. Үзәк эшче яшьләр театрының («ТРАМ») дирижеры булаВся Москва: адресная и справочная книга на 1930 год..
Чемберджи ПРОКОЛЛ (Мәскәү консерваториясе студентларының җитештерү коллективы) әгъзасы була. Күмәк башкару өчен җырлар, маршлар яза«Есть на Волге утёс», «Красный Кавказ (марш для духового оркестра)», «За донские просторы (Казачья строевая)».. Бөек Ватан сугышы чорында Уфада тәүге башкорт операсы «Карлыгач»ны иҗат итә. 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Н. К. Чемберджи — зур симфоник оркестр өчен күп санлы әсәрләр авторы, алар арасында — «Таҗик сюитасы», «Молдаван сюитасы», «Әрмәнстан» симфониясе, «Сон Дрёмович» балетыБыл поставлен автором либретто К.. Чемберджиның А. В. Нежданова башкаруындагы «Улыбка» дигән җыры бик популяр була.
Н. К. Чемберджи җәмәгать эшчәнлегенә күп вакытын бүлә, СССР Музыка фондын оештыруда актив катнаша, СССР Композиторлар берлегендә җаваплы вазифалар били.
Н. К. Чемберджи 1948 елның 22 апрелендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.
Хатыны — пианист һәм композитор Зара Александровна Левина; кызы — филолог Валентина Чемберджи.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — 3-нче кыллы квартет өчен Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1944)
Искәрмәләр
Әдәбият
Г. Поляновский Н. К. Чемберджи. М.—Л., 1947 — 48 с.; Г. Поляновский Третий струнный квартет Н. К. Чемберджи; Г. Поляновский Живое наследие композитора. — МЖ,1963, № 17; Чемберджи В. Н. В доме музыка жила. — М.: Аграф, 2002. Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Санкт-Петербург губернасында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча композиторлар Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Русия композиторлары Төркем:XX гасыр композиторлары Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:1948 елда вафатлар Төркем:22 апрель көнне вафатлар Төркем:1903 елда туганнар Төркем:24 август көнне туганнар