Гурий Тавлин, Гурий Иван улы Тавлин (Тавлинов Татарский писатель Гурий Тавлин (презентация), 1925 елның 25 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй волосте, Урта Баграж – 1998 елның 17 феврале, РФ, ТР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), 1950―1954 елларда сәяси репрессия корбаны. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1925 елның 25 декабрендә Татарстан АССР Зәй волосте Урта Баграж авылында туган. Бабасы Филипп, әтисе Иван, бертуганнары Иван, Андрей . 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлагач, Түбән Биш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1943 ел февралендә Кызыл гаскәргә чакырыла. Хәрби училищеда кыска вакытлы әзерлек үтә. Танк йөртүче буларак, Курск дугасында, Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша Тавлин Гурий Иван улы. ТР Бөек Ватан сугышы виртуаль музее. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч хәрби орден (Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы) һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда хәрби хезмәттән азат ителә.

Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогика институтына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1950 елның 23 гыйнварында кулга алына, «совет строена каршы коткы тарату»да гаепләнеп, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Себергә озатыла. 1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды Татарстан АССР Югары судының хөкем карарын юкка чыгара. 1954 елның 22 сентябрендә тоткынлыктан азат ителә.

1955 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Мәктәпкә эшкә алмагач, Казанны су басудан саклау инженерлык корылмалары төзелешендә, Казансу елгасы аша дамба-күперләр салуда эшли. Район газеталарында, «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, сәркәтип, Татарстан китап нәшриятында, Казан кинохроника студиясендә мөхәррир вазифасында була. Биектау районында радиотапшырулар оештыра. 1972 елдан Казан, Яшел Үзән мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Иҗаты Мәктәптә укыган елларында «Яшь ленинчы» газетасында беренче мәкаләсе («Галстуклар юк») һәм шигырьләре Гурий Тавлин. Гурий Тавлин ничек язучы булган? // «Сабантуй».― 1996.― 17 апрель, студент елларында «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында шигырьләре, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», В. Ажаевның «Мәскәүдән еракта», Б. Бхаттачарианың «Ачлык» романнарына рецензияләре басылып чыга.

«Сары яфраклар коела» (1968), «Йолдызлар бергә янәшә» (1971), «Җаваплылык хисе» (1972), «Тәвәккәл таш яра», «Алгы сызыкта» китаплары авторы. Беренче зур әсәре ― «Дунай дулкыннары» романы кулъязма хәлендә ТАССР Дәүләт иминлеге комитетында юк ителә. Үзе кичергән вакыйгаларга нигезләп язылган «Афәт» роман-трилогиясе «Казан утлары»нда (журнал варианты, 1990, 1991, 1995) һәм аерым китап булып Татарстан китап нәшриятында (1, 2нче кисәкләр – 1996, 3нче кисәк – 2007) дөнья күргән Гурий Тавлин. Әдипләребез.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кызыл Йолдыз ордены Кызыл Байрак ордены 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены 1996 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Гаиләсе Улы Раиф .

Хәтер Зәй шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә. 2016 елның 28 декабрендә Зәй районы Урта Баграж авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы диварына язучыга мемориаль такта куелганЗәйлеләр язучы Гурий Тавлин исемен мәңгеләштерә. Татар-информ, 14.12.2016В Среднем Багряже открыли мемориальную доску известному писателю. Новости Заинска, 10.01.2017В селе Средний Багряш установлена мемориальная доска Гурию Тавлину. Әлмәт епархиясе сайты, 29.12.2016. 2025 елда Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда язучының тууына 100 ел тулуга багышланган «Таулар моңы» дип исемләнгән искә алу кичәсе уза. Чараны Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге оештыра Зәйдә язучы Гурий Тавлинны искә алу кичәсе узачак. zainsk-inform.ru, 16.11.2025.

Искәрмәләр

Әдәбият Гурий Тавлин. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина) . Казан: «Сүз», 2011 ел, 93-94нче бит. ISBN 978-5-98356-118-2 Гурий Тавлин (биографик белешмә). // Гурий Тавлин. Афәт. Роман-трилогия. К.: ТКН, 1996, 445-446нчы бит. Рафаэль Мостафин. Репрессияләнгән татар әдипләре. К.: ТКН, 2010. 170нче бит.

Сылтамалар

Гурий Тавлин. // Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. К: ТКН, 2009. Тавлин Гурий. ТР Язучылар берлеге

Моны да карагыз

Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Укытучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Сәяси репрессия корбаннары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Керәшен татарлары