Рөстәм Габдриев, Рөстәм Вәгыйзь (ВагыйзТатар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 61нче бит.) улы Габдриев (1946 елның 1 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Югары Шепкә) — психолог, психология фәннәре докторы (1990), профессор (1992) Доктора гуманитарных наук. Габдреев Рустэм Вагизович. Сайт АН РТ, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). Халыкара психология фәннәре академиясе () академигы (1995) . 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 1 апрелендә Зәй районы Югары Шепкә авылында туган Знаменитые люди района. Зәй районы рәсми порталы. Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1969).

1982 елдан Казан авиация институтында (2009 елдан А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) эшли: 1986 елдан — инженер психологиясе һәм педагогика кафедрасы мөдире, 2003 елдан – психология һәм эшлекле идарә итү факультеты деканы, — инженер психологиясе һәм персонал белән идарә итү кафедрасы мөдире, профессор Заведующий кафедрой: Габдреев Рустэм Вагизович. dev.kai.ru.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Төп фәнни юнәлеше — инженерларның һөнәри әзерлеге һәм эшчәнлеге психологиясе. Әлеге темага күп санлы хезмәтләр, шул исәптән 10 монография авторы. Аның җитәкчелегендә 1 фән докторы, 50дән артык фән кандидаты әзерләнгән.

1990 елда Тарас Шеченко исемендәге Киев дәүләт университетында «» темасына докторлык диссертациясе яклаганГабдреев Рустэм Вагизович. Психологические резервы инженерной подготовки. dissercat.com.

1992 елдан «Психология» укыту-методик берләшмәсе, 1994 елдан «Психологическое обозрение» журналы редколлегиясе әгъзасы, 1994 елдан Россия психологлары җәмгыятенең вице-президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе 2017 – Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале — мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен Признание заслуг. «Республика Татарстан», 11.07.2017

Искәрмәләр

Әдәбият Дегтяров Г. Л., Гортышов Ю. Ф. Казанский государственный технический университет им. А. Н. Туполева – КАИ. К., 2007. С. 159. Габдреев Рустэм Вагизович. // Зәй районының күренекле затлары. (төзүчеләр Ф. Ш. Хуҗин, Ә. З. Әһлиуллина). Казан: «Сүз» нәшрияты, 2011 ел, 76нчы бит. ISBN 978-5-98356-118-2

Сылтамалар

Габдреев (Габдриев) Рустэм Вагизович. «Милләттәшләр» порталы

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан галимнәре Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Психологлар Төркем:Психология фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр