Әхмәд Мәсуд, шулай ук Кече Мәсуд (, 1989 ел, Әфганстан, Тәхар вилаяте, Варсай районы, Пию) — таҗик милләтеннән Әфганстан сәясәтчесе, башта СССРның Әфганстанга кертелгән хәрбиләренә, аннан «Талибан» хәрәкәтенә каршы көрәшкән Әхмәд Шаһ Мәсудның улы һәм варисы.

Тәрҗемәи хәле 1989 елда Әфганстанның төньяк-көнчыгышында, илнең Таҗикстан белән чиктәш Тәхар провинциясендә Варсай районы Пию кышлагында таҗик гаиләсендә туган .

Иранда урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел (Беркшир, Бөекбритания) хәрби курсларда , 2012—2015 елларда хәрби тикшеренүләр факультетында укыган. 2016 елда халыкара сәясәт магистры дәрәҗәсен алган.

2016 елда Әфганстанга кайта һәм Massoud Foundation генераль директоры итеп билгеләнә.. 2019 елның мартыннан рәсми рәвештә сәясәт белән шөгыльләнә.

Кече Мәсуд Әфганстанда эчке хакимият мөнәсәбәтләренең Швейцария моделе турында әтисе Әхмәд Шаһ Мәсуд биргән идеяне хуплый, хөкүмәтне ресурсларны һәм вәкаләтләрне нәтиҗәлерәк бүлүгә китерәчәк, шуның белән илнең чәчәк атуына һәм тотрыклылыкка китерәчәк, дип белдерә.

2021 елда «Талибан» ил буенча хәрби хәрәкәтләр башлагач, кече Мәсуд Әфганстанның төньягында Пәнҗшир каршылыгын — «Талибан»га каршы торучы этник гаскәриләр берлеген төзи. Ил башкаласы Кабул талиблар тарафыннан басып алынгач, ул «Талибан» хакимиятен кире кагып, беренче вице-президент Әмруллаһ Салехка кушыла. Ул Әфганстан каршылыгының Милли фронтына (ӘКМФ) нигез сала, фронтның меңләгән сугышчысы бар, дип раслый. Мәсуд АКШ, Франция, Көнбатыш Аурупа һәм гарәп илләренә ӘКМФга ярдәм итүләрен сорап, мөрәҗәгать итә . Ул шулай ук үзенең талиблар белән сөйләшүләр алып бару теләге булуын белдерә.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Әфганстан сәясәтчеләре Төркем:Лондон король көллиятен тәмамлаучылар