Пустынка () – Татарстанның Зәй районы Якты Күл авыл советына караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). Авылда 2017 елда 17 хуҗалык, шуларның 10 ысы ― дача йорты, авылга табигый газ кермәгән . География Авыл Дала Зәе елгасының уң ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 14 км, Яр Чаллы пристаненнән 74 км ераклыкта урнашкан. Координаталары: киңлек 55.180302, озынлык 52.039226 Пустынка. Заинск на карте. Демография Халык Пустынка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 198 Пустынка. Tatarica. Татарская энциклопедия185818701896191319201926193919631993201020174032 425662 878982312 14 Төп халык ― руслар. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Тарих Авылны XIX гасырның II яртысында Поручик авылыннан Дала Зәе елгасының уң ярындагы Ламановка күле янында буш яткан урынга күчеп утырган берничә крестьян хуҗалыгы нигезләгән. Яңа авыл исеме буш яткан урын буенча Пустошь (1899), Пустынь (1906), Пустынка (1914) авылы дип аталганСписок населенных мест по сведениям 1870 г., стр. CXV. СПб, 1877. 1917 елга кадәр Пустынка кешеләре Поручик авыл җәмгыятенең бер өлеше буларак каралган. 1858 елда узган X ревизия мәгълүматлары буенча, Пустынка авылы () кешеләре алпавыт Буткевич Надежда Федоровнаның крепостной крестьяннары категориясенә кертеп исәпләнгән, авылда ике җенестән 40 кеше яшәгән. Православие динендәгеләр Александр Бистәсенең Раштуа чиркәве приходына караган. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда су тегермәне эшләгән (1864 елда Алабуга мещаны Иван Умнов арендага алган). 1877 елда 8 хуҗалыкта ике җенестән 33 кеше яшәгән. Җирсез хуҗалыклар булмаган; 8 хуҗалыкның 3 дисәтинәгә кадәр җире булган; 1 хуҗалыкның 3—5 дисәтинә, 1 хуҗалыкның 5—10 дисәтинәгә кадәр җире булганПустынка. forum.vgd.ru. Минзәлә өязе земство табиблар советы хәбәр иткәнчә, Зәй волостенда иң ярлы авыллар булып Пустынка һәм Мәлем () авыллары исәпләнгән. 1917 елгы революция алдыннан авылда 10 хуҗалыкта 56 кеше яшәгән. Аларның милкендә 28 дисәтинә җир, 17 баш ат, 151 баш мөгезле эре һәм башка терлек исәпкә алынган . Авыл кешеләренең төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек булган. Октябрь революциясеннән соң, Александр Бистәсе, Утяшкино, Кара-Елга авылларыннан күчеп утыручылар исәбенә авылда кеше саны арткач, аларга элекке алпавыт Буткевич җирләре булган урыннан өстәмә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена, 1920 елдан соң Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Акташ, 1935 елдан Зәй, 1962 елдан Әлмәт, 1972 елдан Зәй районнарына караган . Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, 1929—1930 елларда авылда «Родина» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша. 1950 елның декабрендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән, «Родина» күмәк хуҗалыгын «Кызыл Күл» (Красное Озеро) колхозына (үзәге Якты Күл) кушалар. Берләштерү вакытында авылда 179 га сөрүлек җире булган 20 хуҗалык исәпләнгән . 1959 елда «Кызыл Күл» колхозы 7 күмәк хуҗалык белән берләшә, эреләндерелгән хуҗалыкка «Кызыл Маяк» колхозы исеме бирелә (үзәге Якты Күл). Эреләндерелгән колхозның рәисе итеп В. С. Казаков сайлана. 1973 елда Пустынка, Якты Күл, Утяшкино «Кызыл Маяк» колхозы булып кала. 1975 һәм 2018 елларда авылда күперләр төзелгән. 1993 елның 1 гыйнварына авылда 2 хуҗалыкта 3 кеше яшәгән . 2002 һәм 2010 елларда ― торак пунктлардан төшереп калдырылган. 2016 елда авылда 17 хуҗалык булган, шуларның 10 ысы – дача йорты, авылга газ кермәгән. Барлыгы 12 кеше теркәлгән. 2017 елда – 14 кеше (руслар ― 57%, керәшен татарлары ― 43%). Әдәбият Пустынка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 198. Сылтамалар Пустынка. Tatarica. Татарская энциклопедия Исчезнувшие населенные пункты. Пустынка Искәрмәләр

Төркем:Зәй районының торак пунктлары