Илшат Ганиев - авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге
Ганиев Илшат Газыйм улы 1954 елның 3 гыйнварында Татарстан АССР Баулы районының Яңа Шалты авылында туа. 1976 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. 1976-1977 елларда - Совет Армиясе сафларында хезмәт. 1976-1986 елларда - үсемлекләрне яклау буенча агроном, үсемлекләрне яклау буенча өлкән агроном, 3нче цех башлыгы, баш агроном урынбасары, "Майский" совхозының баш агрономы. 1986-1989 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате бүлеге инструкторы. 1989 елдан - "Майский" совхозы җитәкчесе ("Майский теплица комбинаты" ҖЧҖ) һәм "Майский" АК ДУП җитәкчесе. 1995-1999 елларда - икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. 1999-2004 елларда - өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. 2009 елдан - дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы
Гаиләсе Әтисе - Ганиев Газим Фәрәх улы, 1975елда вафат була.
Әнисе - Ганиева Алмабикә Зияковна, пенсионер.
Хатыны - Ганиева Чачка Зәки кызы (Хәләфетдин кызы), табиб-терапевт.
Кызы - Нуруллина Гүзәл Илшат кызы, 1980 ел.
Улы - Ганиев Руслан Илшат улы, КДФЭИ студенты, 1986 елда туган.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2001 ел) Халыкара хәйрия фондыннан (2006 ел) алтын "Меценат" ордены
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
/ Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан шестого созыва Ганиев Ильшат Газимович — Татцентр.ру
Шулай ук карагыз
Төркем:Баулы районында туганнар Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар