Мөслим Әпсәләмов (12 июнь 1932 ел — 5 июль 2009 ел) — укытучы, прозаик һәм публицист.
Биографиясе
Әсәләмов Мөслим Бәхтияр улы 1932 елның 12 июнендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы (хәзер Башкортстан Республикасының Җылаер районы) Юлдыбай авылында туган. 1952 елда Орск шәһәр укытучылар институтын тәмамлый. 1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1952—1992 елларда Юлдыбай урта мәктәбе укытучысы. 1992 елдан БР Язучылар берлеге әгъзасы. 2009 елның 5 июлендә Уфада вафат була, туган авылында җирләнгән.
Иҗаты Мөслим Әпсәләмов 70нче елларда әдәбиятка килә. «Тәүге бүләк» — аның беренче хикәяләр җыентыгы, 1976 елда басылып чыгаБашкирская энциклопедия. М. Х. Идельбаев; Писатели земли башкирской. Уфа, 2006, 15-16 с..
Язучы-прозаикның күп әсәрләре Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда халкыбызның Туган илгә, туган төбәккә сөю тойгыларын, шатлык-кайгыларын, ният-теләкләрен, үз заманының омтылышларын нәфис буяулар белән сурәтли. Тыл эшчәннәренең кара тир түгеп хезмәт итүен, сугыш заманының барлык сынауларын иңендә татыган, иртә өлкәнәйгән үсмерләрнең язмышын күрсәтеп бирә. Геройларының патриотик тойгыларын, югары гражданлык рухын халыкчан тел белән, тормышчан итеп укучысына җиткерә.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
БАССРның атказанган укытучысы (1983)
Әсәрләре
. Повестьлар, хикәяләр —Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1976 — 78 бит. . Повесть. —Уфа, Башкортостан китап нәшрияты, 1983—188 бит. . Хикәяләр — Уфа, Башкортстан китап нәшрияты, 1989 . Повестьлар, хикәчяләр. — Уфа, Китап, 1993—288 бит. . Әкият. — Уфа, Китап, 1993 — 20 бит. . Сатирик хикәяләр. — Уфа, Китап, 1997. . Әкият. — Уфа, Китап, 2002. . Роман — Уфа, Китап, 2004.
Хәтер
Юлдыбай урта мәктәбендә мемориал такта куела (2012 ел)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1 Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.) Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ.Б. Совет Башкортстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1988. — 400 бит. Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)
Сылтамалар
Башкирская энциклопедия —АБСАЛЯМОВ Муслим Бәхтиярович 2019 елның 24 декабрендә архивланган.
Төркем:12 июнь көнне туганнар Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан укытучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:5 июль көнне вафатлар Төркем:Җылаер районында туганнар Төркем:1932 елда туганнар