Виссарион Гугушвили (; 6 май 1945 ел) — сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, 1991-1992 елларда Грузиянең премьер-министры.

Биографиясе Гугушвили Виссарион Паатович Төньяк Осетин АССРның Орджоникидзе шәһәрендә (Владикавказ|) галим гаиләсендә туган.

1967 елда Тбилиси дәүләт университетын «көнчыгыш илләренең фәне, Төркия тарихы» белгечлеге буенча тәмамлый.

1970 елда «инглиз теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Тбилиси чит илләр теле институтында укый. 1971 елда икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

1973 елдан Грузин ССРБ фәннәр Академиясенең иҗтимагый фәннәр өлкәсендә гыйльми мәгълүмат Үзәгенең— башта икътисад бүлеге мөдире, аннары — фәнни эшләр буенча Үзәкнең директор урынбасары.

1990 елның декабреннән Грузин СССР мәдәният министры урынбасары булып тора.

1991 елның мартыннан— Грузия Республикасының дәүләт инкорпорация президенты.

1991 елның 26 августыннанПостановление о назначении Премьер-министра Грузии (груз.) Тенгиз Сигуа отставкага киткәннән соң, Гугушвили премьер-министр итеп тәгаенләнә. Хәрби бәрелештән соң Гамсахурдие Звиад белән бергә куылырга тиеш була һәм 1993 елның сентябрь-ноябрь айларында властьны кайтарырга тырышуда катнаша. Гамсахурдия Финляндиягә кача.. Вантаада яши, грузин компьютер шрифты булдыру белән шөгыльләнә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

პირადი გვერდი ბესარიონ გუგუშვილი BPG ფონტები ბესარიონ გუგუშვილის Pure Gorgeous for Georgian Nokia საქართველო მცირე ბიოგრაფია კანონიერი პრემიერ-მინისტრი

Әдәбият

ენციკლოპედია „საქართველო“, ტ. 2, გვ. 174, თბ., 2012 წელი. Төркем:6 май көнне туганнар Төркем:1945 елда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Тифлистә туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр