Валентин Абрамович Юдашкин (1963 елның 14 октябре, Баковка, Мәскәү өлкәсе, ССРБ) — Совет һәм Россия модельер-рәссамы. Россиянең халык рәссамы (2005), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999), Россия сәнгать академиясе академигы (2012).
Тормыш юлы Валентин Юдашкин 1963 елның 14 октябрендә Мәскәү өлкәсенең Баковка бистәсендә туган. 8 нче урта мәктәптә укыган. 1986 елда Мәскәү индустриаль техникумын тәмамлый (ике диплом: «Костюм тарихы» һәм «Макияж һәм декоратив косметика»).
1991 елда Парижда Юдашкинның 150 модельдән торган беренче коллекциясе тәкъдим ителә. 1994 һәм 1996 елларда Лиллехаммерда һәм Атлантада Олимпия уеннары алдыннан Юдашкин Россия Олимпия җыелма командасы өчен костюмнар төзиОлимпийская мода ; шулай ук 1999 елда Россиянең ир-атлар һәм хатын-кызлар футбол командаларын киендерә.
2008 елда РФ Кораллы Көчләренең хәрби хезмәткәрләре өчен форма үрнәкләрен эшләүдә катнашкан. Матбугатта еш кына яңа форма «юдашкинныкы» итеп искә алалар, әмма ул модельер Игорь Чапурин белән бергә парад униформасын гына проектлаган.
2010 елның 30 июлендә бер көнгә Юдашкин «Первый канал»да «Модный приговор» тамашасының алып баручысы була.
2012 елның 6 февралендә Юдашкин рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты буларак теркәлә.
2012 елның февраленнән Юдашкин Россия Бию спорты берлеге президенты итеп сайлана.
2012 елның апреленнән Юдашкин тәүлек буе эшли торган «Стиль һәм мода» телеканалының баш мөхәррире булаВалентин Юдашкин возглавил новый телеканал «Стиль и мода».
костюм дизайны кафедрасы профессорыБиография Валентина Юдашкина.
Брендлар Yudashkin Jeans (Юдашкин Джинс) сәүдә маркасы — Валентин Юдашкин мода йорты чыгара торган casual стилендәге кием линиясе. Дизайнер үзенең беренче коллекциясен 1987 елда ясый. Парижда Югары мода атнасы кысаларында күрсәтелгән «Фаберже» коллекциясе белән Юдашкинга уңыш килә. Күрсәтелгән күлмәкләрнең берсе соңрак Луврга тапшырылаЮдашкин джинс.
1994 елда бренд pret-a-porter беренче коллекциясен чыгара башлый. 1995 елда брендның беренче хушбуйын тәкъдир итү була.
1997 елда Мәскәүдә беренче Valentin Yudashkin исемле бутик ачыла.
Компаниянең бутиклар челтәре бар, дизайнер күрсәтмәләре Парижда, Миланда, Нью-Йоркта һәм Мәскәүдә уза. Юдашкинның эшләре Луврдагы костюм музее, Мәскәүдәге Дәүләт тарихи музее, Калифорния мода музее экспонатлары булып тора.
2016 елда «Valentin Yudashkin» модалы йорты Франция югары мода федерациясенең тулы хокуклы әгъзасы булаЪ-Lifestyle-Новости — Дом Valentin Yudashkin стал членом Французской федерации высокой моды, прет-а-порте и модельеров.
Гаилә
Әтисе — Абрам Иосифович Юдашкин (1990 еллар ахырында вафат була). Әнисе — Рәисә Петровна Юдашкина (1945). Абыйсы — Евгений Абрамович Юдашкин.
Хатыны — Марина Владимировна Юдашкина (1958), Юдашкина Йортының топ-менеджеры. Кызы — Галина Валентиновна Юдашкина (1990 елның 22 декабре), фотограф. Кызының ире — Пётр Максимович Максаков (1990 елның 5 гыйнвары), эшмәкәрче. Онык — Анатолий Петрович Максаков (2016). Онык — Аркадий Петрович Максаков (2018).
Бүләкләр
Мактаулы исемнәр:
Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 елның 27 сентябре) — ил модасын үстерүдәге казанышлары өчен. Россия Федерациясенең халык рәссамы (2005 елның 6 июне) — Россия модасын үстерүдә һәм сынлы сәнгать өлкәсендә зур казанышлары өчен.
Премияләр:
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә 2002 елгы премиясе (2003 елның 18 феврале).
Орденнар:
Почёт ордены (2008 елның 28 октябре) — Россия модасы үсешенә һәм ил мәдәниятенә зур өлеш керткәне өчен; IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2013 елның 19 октябре) — ил мәдәнияты һәм сәнгате, телерадиотапшырулар үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 19 октября 2013 года № 783 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2018 елның 28 ноябре) — ирешелгән хезмәт уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченУказ Президента Российской Федерации от 28 ноября 2018 года № 674 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».
Башка бүләкләр:
2001 елда Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясенең «Дарин» бизнес-репутациясе милли премиясе лауреаты. Сәнгать һәм әдәбият ордены кавалеры (Франция, 2007)Валентин Юдашкин стал кавалером Ордена Французской республики.. Мактаулы Легион ордены кавалеры (2013) — Россия-Франция мөнәсәбәтләрен ныгыту, мода мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше өченВалентин Юдашкин стал кавалером Ордена Почетного легиона..
Искәрмәләр
Сылтамалар
Россия Сәнгать академиясе сайтында
Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1963 елда туганнар Төркем:14 октябрь көнне туганнар Төркем:Русия рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты укытучылары