Микрофтальм — күз үсешенең тоткарлануы нәтиҗәсе, ул алгы-арткы күчәренең (ААК) бер үк яшь төркеменең тикшерү төркеме белән чагыштырганда ким дигәндә 2 стандарт тайпылышка кимүе белән билгеләнә. ААК күзнең алгы яки/һәм арткы өлешенең әкрен үсүе өчен кими. Ул бер һәм ике яклы була ала.

1. Гади микрофтальм башка чагылган күз какшаулары белән бәйле түгел (рәс.3.29а).

2. Катлаулы (колобомалы) микрофтальм колобомалар белән бергә була, гадәттә төсле катлау (рәс. 3.29б).

3. Киста белән микрофтальм күз ярыгы ябылмаганда үсеш ала, бу күз белән тоташучы орбиталь киста ясалуга китерә. Гадәттә, бу аерым очраклы патология, ул системалы аномалияләр белән, аеруча ярык синдромы, күз-ми-тире һәм бранхио-күз-бит синдромнары белән бергә була ала.

4. Арткы микрофтальм — сирәк очраган халәт, бу очракта кечкенә ААК гадәти мөгезкатлау диаметры белән бергә була һәм бу югары дәрәҗәдәге гиперметропия үсешенә һәм челтәркатлауның макулопапилляр җыерчыклары барлыкка килүенә китерә. Бу билгеләр аны нанофтальмнан аерып тора, аңа микрофтальм, микрокорнеа һәм тамырлы тышчаның эффузиягә тенденциясе хас.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары