Ботсванада ислам (, тсван. Tumelo ya Islam mo Botswana, ) ― азчылык дине. Ботсванада күпчелек кеше (ил халкының 77 % ы) христиан дине яки җирле ышанулар тарафдары

Тарих Ислам Ботсванага Көньяк Азиядән килгән мөселман мөһаҗирләр аша таралган, алар бу төбәктә Британиянең колониаль идарәсе вакытында урнашкан.

1890-елларда күчеп килгән Һиндстан мөселманнары Ботсвананың беренче мөселманнары буларак исәпләнә. Колониаль хакимият әлеге Һиндстан мөселманнарына яшәү урынын шәһәр районнары белән чикләгән. Шәһәрләр һәм мөселман халкы арта барган саен, мөселманнар кыска гына вакыт эчендә барлык шәһәрләрдә Ислам үзәкләрен булдыра .

Малави мөселманнары Ботсвананың икенче зур шәһәре 1950-елларда барлыкка килә. Алар файдалы җир казылмаларын чыгару кебек эшләргә яллана .

1970-елларга кадәр Ботсвананың төп халкы арасында ислам динен кабул итүчеләр күп булмый. Гайанадан шәех Али Мостафа 1970-еллардан Ботсванада (күпчелек, бистәләрдә һәм төрмәләрдә) прозелитизмПрозелитизм – башкаларны үз динең белән кызыксындыру, шулай ук әлеге максатка ирешүгә юнәлтелгән эшчәнлек. белән шөгыльләнә .

Бүген ил башкаласы 1982 елда төзелгән һәм яңартылган мәчете белән Ботсвана исламының үзәге дип санала .

Саны 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Ботсванада 5 000 гә якын мөселман исәпләнә , бу исә халыкның 1 процентыннан кимрәк дигән сүз.

Төрле дини төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләр, Африканың башка өлешләрендә динара киеренкелек артуга карамастан, тыныч һәм дус булып кала.

Мәчет Ботсвананың шәһәрендә Ботсвана мөселманнары ассоциациясе (Botswana Muslim Association) тарафыннан 1967 елда төзелгән мәчет ― илдә иң борынгы мәчет .

Сылтамалар Ботсвана. Международная Религиозная Свобода Доклад 2007. Государственного департамента США. 14 сентября 2007 года.

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Ботсванада ислам