Зимбабведа ислам (, ) ― азчылык дине. Зимбабве халкының (14,4 млн, 2018 елга) ~1 проценты (120 мең кеше) ― ислам дине тарафдары . Башка чыганаклар буенча, илдәге мөселманнар саны 200 000 кеше тәшкил итә.
Тарих Ил халкының 84,1 % ы ― христианнар ( 69,2 % ы ― протестантлар, 14,9 % ы ― башка христианнар), 10,2 % ы ― бернинди дә дин тотмаучылар яки атеистлар, 4,5 % ы ― җирле традицион диннәргә ышанучылар, 1,2 % ы ― башка диннәр вәкилләре (ш. и. ислам (0,9 %), буддизм (<0,1 %), индуизм (< 0,1%) һәм яһүдиләр (<0,1 %)).
1996 елда христиан евангелистлары һәм мөселманнар арасында киеренкелек туа, ул чакта илдәге христиан күпчелеге бойкот ясарга өнди. Итне хәләл ысул белән әзерләү икътисади сәбәпләр аркасында (илдә әзерләнгән итне мөселман дәүләтләренә экспортка чыгару мөмкин булсын өчен) кабул ителгән булаVoir l’ en anglais de Munetsi Ruzivo, enseignant en religions à l’université du Zimbabwe..
Саны һәм таралышы Зимбабвеның зур булмаган, әмма көчәя баручы мөселман җәмгыяте ― нигездә, Көньяк Азиядән (Пакистаннан һәм Һиндстаннан) күчеп килгән мөһаҗирләр. Ислам тарафдарларының саны Зимбабве ватандашлары һәм берничә дистә ел дәвамында башка Африка илләреннән, Мозамбиктагы ватандашлар сугышыннан яки күрше Малавидагы ( кабиләсе вәкилләре) хәерчелектән качып килгән мөһаҗирләр исәбенә арта бара.
Мәгълүмати-пропаганда тырышлыгы нәтиҗәсендә, илнең авыл районнарында кайбер юлбашчылар һәм старосталар христианлыктан исламга күчкән .
Зимбабведа һәм Көньяк Африка Республикасында яшәүче (халык саны 70 000 тирәсе) этник төркеме Якын Көнчыгыштагы яһүдиләр һәм мөселманнар белән охшаш мәдәни традицияләргә ия (мәсәлән, бер Аллаһыга ышану, дуңгыз итен куллануны тыю, ир балаларны сөннәткә утырту ― циркумци́зия) . Аларның күбесе рәсми рәвештә христианнар һәм мөселманнар дип санала.
Мәчетләр
Зимбабвеның барлык зур шәһәрләрендә мәчетләр бар. Ил башкаласы шәһәрендә ― 18, шәһәрендә ― 8, авыл районнарында ― берничә мәчет урнашкан.
Зимбабвеның Бөек мөфтие ― хәнбәли мәзһәбендәге (Мөфти Менк, 1975 елгы) .
Зимбабве мөселман җәмгыяте Күвәйтта урнашкан () ярдәм ала. Кайбер авыл җәмгыятьләре әлеге оешма тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәсендә, ислам динен кабул иткән.
Сылтамалар Reporter Interactive at Archive.org: Zimbabwean Christians and Muslims New York Times: the ban of Calls to Prayer in Zimbabwe US State department: religion in Zimbabwe Моны да карагыз Зимбабведа Һинд дине Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Зимбабведа ислам