Павел Федорович Хомутов (1856-1919) — Россия дәүләт эшлеклесе, хакыйкый дәүләт киңәшчесе . Казан һәм Нократ губерналары губернаторы.

Биографиясе Хомутовлар нәселеннән.

1873 елдан хезмәт итә, 1875 елдан Түбән Новгород кадет корпусын тәмамлаганнан соң офицер чинында. 1877 елдан 3 нче Гренадер Артиллерия бригадасы 3 нче батальонының кече офицеры буларак Рус-Төркия сугышында катнашкан. 1877 елның 28 ноябрендә Гренадер корпусы составында ул Плевнадагы сугышта катнашаХомутов Павел Фёдорович. 1880 елдан отставкада һәм дәүләт хезмәтендә.

1892 елдан 1900 елга кадәр ул Кинешма земство район советы председателе һәм Кострома губернасы Кинешма өязе дворянлыгы җитәкчесе.

1900 елдан башлап, дәүләт киңәшчесе — Янәсәй губернасы вице-губернаторы. 1901 елдан башлап, дәүләт киңәшчесе — Нократ губернасы губернаторы. 1904 елдан ул Казан губернаторы итеп билгеләнә.

Искәрмәләр

Әдәбият

Лысенко Л. М. Губернаторы и генерал-губернаторы Российской империи (XVIII — начало XX века). Издание 2-е, исправленное и дополненное. Издательство МПГУ. — Москва, 2001 г. — С. 358 «Губернии Российской империи. История и руководители. (1708—1917)». [Под общ.ред.: Б. В. Грызлова] — Москва: Объединенная редакция МВД России, 2003 г. — 535 с. Төркем:Казан губернаторлары Төркем:IV дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары Төркем:IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары Төркем:III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары Төркем:1919 елда вафатлар Төркем:1856 елда туганнар Төркем:1 август көнне туганнар