Анатолий Тимофеевич Бокарев (29 март 1924, Иске Әмзә, Чистай кантоны, Татар ССР ) - Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971), СССР кара металлургия министрлыгының В.И. Ленин исемендәге Түбән Тагил металлургия комбинатының «1150» блюминг өлкән вальцовщигы-операторы, Свердловск өлкәсе.
Биографиясе Бокарев Анатолий Тимофеевич 1924 елның 29 мартында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының Чистай кантоны Иске Әмзә авылында (хәзер Татарстан Республикасының Нурлат районы) туган .
А.Т.Бокарев 1942—1945 елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән .
Ул 1961 елда Түбән Тагил металлургия көллиятен тәмамлаган .
1945—1990 елларда Ленин исемендәге Түбән Тагил металлургия комбинатында прокат станының өлкән вальцовщик-операторы булып эшләгән. ВЦСПС Президиумы әгъзасы, комбинатның профком комиссиясе рәисе була.
1990 елдан пенсиядә. Ленинград өлкәсенең Луга шәһәренә күченә .
Бүләкләре Уңышлары өчен бүләкләнгән :
26.12.1952 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 28.05.1960 —«Хезмәт батырлыгы» өчен медале 22.03.1966 — Ленин ордены ; 06.04.1985 — II дәрәжә Ватан сугышы ордены Бокарев Анатолий Тимофеевич 1924 г.р. ; 30.03.1971 — Кара металлургияне үстерү буенча биш еллык план биремнәрен үтәүдә ирешкән күренекле уңышлары өчен «Урак һәм Чүкеч» медале белән Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме һәм Ленин ордены.
Искәрмәләр
Төркем:«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Норлат районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1924 елда туганнар Төркем:29 март көнне туганнар