Юрий Николаевич Демидов (1963 елның 1 июне, Алабуга, Татарстан АССР) — совет һәм Россия эчке эшләр органнарының эшлеклесе. Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты аппараты җитәкчесе (2017 елдан).

Россия Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча баш идарәсе башлыгы (2014 елның 18 февраленнән 10 мартына кадәр). Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институты башлыгы (2014—2017). Юридик фәннәр докторы (2003). Полиция генерал-лейтенанты (2011).

Тормыш юлы Юрий Демидов 1963 елның 1 июнендә Алабуга шәһәрендә туган. 1985 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Шул ук елны ССРБ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә, Дзержинский исемендәге дивизиядә хезмәт итә башлый.

1992 елда Россия ЭЭМның идарә академиясен тәмамлый һәм анда укытучы булып эшли башлый. 2000 елдан 2001 елга кадәр Россия Салым полициясе федераль хезмәтендә эшли. 2000—2001 елларда — Россия Салым полициясе федераль хезмәтендә эшли.

ССРБ һәм Төньяк Кавказ регионы территорияләрендә хәрби гамәлләр шартларында хезмәт-хәрби бурычларны үтәү өчен берничә тапкыр хезмәт командировкаларына җибәрелә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.

2001—2008 елларда — Россия Федерациясе ЭЭМның криминаль милиция хезмәтенең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгының беренче урынбасары. 2008 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының «Олимпиада 2014» үзәге җитәкчесе. 2009 елдан 2010 елга кадәр — Россия ЭЭМның җәмәгать тәртибен саклау департаменты башлыгы. 2010 елның 18 февраленнән Россия ЭЭМның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарә башлыгыУказ Президента Российской Федерации от 18.02.2010 г. № 215 «О назначении на должность сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации».

Россия Федерациясе Президентының 2011 елның 12 июнендәге Указы белән «полиция генерал-лейтенанты» дигән махсус исем биреләУказ Президента Российской Федерации от 12.06.2011 г. № 803 «О присвоении специальных званий высшего начальствующего состава сотрудникам органов внутренних дел Российской Федерации и назначении на должность сотрудников органов внутренних дел Российской Федерации».

2014 елның 10 мартыннан 2017 елга кадәр — Россия ЭЭМ хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институты башлыгыУказ Президента Российской Федерации от 10.03.2014 г. № 132 «Об освобождении от должности, назначении на должность военнослужащих, сотрудников и работников некоторых федеральных государственных органов и присвоении специальных званий». Бу вазыйфада Юрий Коковны алыштырган.

2017 елдан — Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчесе.

Гаилә Өйләнгән, улы бар.

Әтисе — Николай Демидов — ТАССР Эчке эшләр министры (1978—1983), генерал-лейтенантСыну экс-главы МВД ТАССР доверили общественный порядок в РоссииИстория отечественных спецслужб и правоохранительных органов. Николай Иванович Демидов.

Абыйсы — Виктор Демидов — милиционер, Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы һәм рәисе.

Бүләкләр

Почёт Ордены; «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медале; «ССРБ Кораллы Көчләренә 70 ел» юбилей медале; «Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Юрий Демидов: МВД научит россиян, как не провоцировать преступников — РИА Новости Биография Ю. Н. Демидова — КоммерсантЪ Төркем:Полиция генерал-лейтенантлары (РФ) Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Юридик фәннәр докторлары Төркем:Алабугада туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1963 елда туганнар Төркем:1 июнь көнне туганнар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар