250px|thumb|right|Администрация бинасы. Кайбыч районы (, ) — Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Район территориясе 57 торак пунктны һәм 17 авыл җирлеген үз эченә ала. 2020 ел башына халык саны 13 415 кеше тәшкил иткән. Административ үзәге булып Олы Кайбыч авылы тора. 1927 елның февраль-август айларында административ үзәге булып Өлҗән авылы саналган. Географиясе 200px|thumb|right|Бәрле тугае 200px|thumb|right|Иске Чәчкаб авылы янында иген кыры Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән. Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага. Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Канаш, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш. Кайбыч урманнары 1966 елның 3 октябрендә Кайбыч махсус урман хуҗалыгы оеша. Аның мәйданы 17 473 гектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган. Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, — дип боерганТуган җирем — Кайбычым. Казан, Идел-Пресс 2007, 135-136 битләр.. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора. Климаты Кайбыч районы бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 4:00 гә тигез. Еллык явым-төшем — 450 мм. Гыйнварның уртача температурасы — -10.5, ә июлнеке +20.4 градус тәшкил итә.
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Казылма байлыклары Казылма байлыклардан төзелеш өчен ком, балчык, торф ятмалары, ком-таш, мергел бар. Герб һәм флагы
Район гербы һәм флагы 2005 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының вәкиллекле органы карары белән расланган. Эш белән ТР президенты каршындагы Геральдик совет Россия геральдистлар берлеге белән берлектә шөгыльләнгән. Герб һәм флагта яшел ябалдашлы алтын имән сурәтләнгән, аның буенча алтын имән чикләвекләре сибелгән. Авыл хуҗалыгы икътисадның нигезе булып тора, чәчәк гаммасында алар алтын һәм яшел төсләрнең күп булуын күрсәтә, бу шулай ук районның бай табигатен ассызыклый. Имән — озын гомер, ныклык, намуслылык, батырлык һәм ныклык символы. Агач үзенең ботаклары белән халыкның күпмилләтле составын чагылдыра: рус, татар һәм чуаш. Ябалдаш район чикләрен кабатлый диярлек. Яшел төс — сәламәтлек, тормыш үсеше һәм яңарыш, алтын төс уңыш, байлык һәм тотрыклылык, хөрмәт, көмеш төс — чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кайбыч районы флагы герб нигезендә эшләнгән турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул горизонталь буенча ак Һәм яшел полосадан белән икегә бүленгән. Тарихы Советкача чор Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара. Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- ХәйбүшГ.Саттаров, Кайбыч – кап, зур качык сүзеннәнГ.Ибәтуллин , Кайбыч – Кобец дигән исемнәнК. Галимов дигән риваятьләр (легендалар) мәгълүм. Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталганКошман авылы сайты. Казан капкаларын күрсәткән харитада (картада)“Атлас офицеры”, Мәскәү, 1974,206 нчы бит Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный. Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар. Совет чоры Кайбыч районы оешканчыга кадәр (1917-1920 елларда) аның Кошман, Өлҗән, Ивановский вулыслары авыллары Казан губернасының Зөя өязенә, Таяба вулысы авыллары Тәтеш өязенә, Мәлки вулысы авыллары Казан губернасының Чуел өязенә караган. 1920 елда Кайбыч авыллары Зөя кантоны карамагына күчәләр. 1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда өч волостьтан район оештырыла. Район составына Кошман (31 авыл), Өлҗән (22 авыл), Мәлки (10 авыл) волостьлары кертелә. Беренче вакытта бу район үзәге Өлҗән авылында булган Өлҗән районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә. Бөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңләбе кире туган ягына кайта алмыйча кала. 3 сугышчы Советлар Берлеге (Союзы) герое исеменә лаек була. 1941 елның көзендә район кырларында Казан каймасы казу башлана. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган вакытта биредә була. Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар район җирләре аша бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә. 1944 елның 29 мартында Кайбыч районы составыннан Подберезье районы бүленеп чыгарыла. Яңа Подберезье районын аякка бастыру 1944 елның августына кадәр сузыла. Августта Кайбыч районыннан 38 колхоз Подберезье районына күчерелә. Зур Подберезье авылында да яңа административ биналар төзү, техник җайланмалар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә. Күп эшче кадрлар юнәлтелә.1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кире кертелә. Яңа районда 1 132.3 км². мәйданда 51 262 кеше яшәгән, шулардан 54.6% татарлар, 43.3% руслар, 2.1% чуашлар һ.б.Хәзерге Апас районы Олы Бакырчы һәм Чирмешән авыллары советлары белән. Район буларак Кайбыч төбәге 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында районның да, Олы Кайбычның да әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала. Постсовет чоры Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга. Халык саны 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php 36 474 16 116 14 866 2002 елда Кайбыч районында 16 меңнәр тирәсе кеше яшәгән. Район халкы 2010 елга — 14 898 кеше . Авыл халкы районның 100% халкын алып тора. Ир-атлар — 7111(47,7%), кыз-хатыннар — 7787 (52,3%). 1000 ир-атка 1095 хатын-кыз туры килә. Райондагы халыкның уртача яше — 41,1. Шул исәптән ир-атларныкы — 38,3 , хатын-кызларныкы — 43,6. Эш яшеннән яшьрәк халык — 2813 (18,9%), шул исәптән малайлар — 1387, кызлар — 1426 (50,7%). Эш яшендәге халык — 8053 (54%), шул исәптән ир-атлар — 4486, хатын-кызлар — 3567 (44,3%). Эш яшеннән олырак халык — 4032 (27,1%), шул исәптән ир-атлар — 1238, хатын-кызлар — 2794 (69,3%). 2011 елның 1 гыйнварына районда 14 866 кеше яши. Милли составы
Милләт 1927https://www.google.ru/search?newwindow=1&hl=ru&noj=1&biw=1366&bih=660&tbm=bks&q=На+момент+образования+в+К.+р.+входили+45+сельсоветов%2C+76+нас.+пунктов%2C+в+к-рых+проживали+56905+чел.+из+татар&oq=На+момент+образования+в+К.+р.+входили+45+сельсоветов%2C+76+нас.+пунктов%2C+в+к-рых+проживали+56905+чел.+из+татар&gs_l=serp.3...2280.3240.0.3721.6.6.0.0.0.0.0.0..0.0....0...1.1.64.serp..6.0.0.CGXcFGHFH5Y 1959 2002 2010 2021Национальный состав населения по городским округам и муниципальным районам Республики Татарстан. татарлар 54,6% 54,3%Хәзерге Апас районына керүче Чирмешән, Аюкөйдергән, Янгелде, Карамасар, Сатмыш, Югары Акхуҗа, Түбән Биябашы, Урта Биябашы, Олы Бакырчы, Азбаба, Тәүгелде, Җиде Чишмә авыллары белән берлектә. 66,6%67,7% 68,1% руслар 43,3% 43,5% 27,5%26,2%25,9% чуашлар ? 2,2% 5,6%5,3%4,5% 2010 елга районның милли составы: татарлар — 67,7 %, руслар — 26,2 %, чуашлар — 5,3 %, башкалар — 0,8%. Кайбыч районында Тау ягындагы бердән-бер керәшен татарлары авыллары бар. Мәлки керәшен татарлары, мишәр татарлары авыллары районның көнбатыш ягында, калган татар авылларының күбесе Бәрледән көньякка таба урнашкан. Чуаш авыллары районның көнбатышында, Имәле елгасы бассейнында, ягъни Апас һәм Югары Ослан районнары белән чик буйларында, шул районнарның чуаш авыллары җирләре белән чиктәш территориядә, ә рус авылларының күбесе Бәрле елгасының сул ярында, Чуашстан белән чик арасында урнашкан. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный. Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар. Күренекле кешеләре
Шәкүр Рәхимов — ат карагы Шәкүр Карак (Чүти авылы). Шәйхулла Алкин — иҗтимагый эшлекле каләм иясе, язучы (Иске Чәчкаб авылы). Габделлатыйф Алкин — Тау ягында күренекле дин эшлеклесе (Иске Чәчкаб авылы). Андрей Кошкин — Советлар Союзы Герое. Мидхәт Салихов — Советлар Союзы Герое. Михаил Кузьмин — Советлар Союзы Герое (Иске Тәрбит авылы). Зариф Бәшири — татар шагыйре, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче (Чүти авылы). Рафил Ногманов — Татарстан Дәүләт Советы депутаты Салтыйган авылы). Әбрар Сәгыйди — мәшһүр татар шагыйре, драматург. Лидия Әхмәтова — татар җырчысы, «Татарстан Республикасының атказанган артисты», Татарстан Республикасының Халык артисты", «Россия Федерациясенең атказанган артисты» (Соравыл авылы) . Мотыйгулла Төхватуллин — күренкле дин эшлеклесе, Мотыйгия мәдрәсәсе җитәкчесе. Латыйф Хәмиди — Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фуат Таһиров — Татарстанның халык артисты. Владимир Мироваев — татар композиторы. Риф Гатауллин — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Лена Бичарина — Татарстанның халык артисты. Рәфыйк Гарәфетдинов — тарих фәннәре докторы. Кадыйрҗан Галимов — тарихчы (Иске Чәчкаб авылы). Рәис Борһанов — галим (Иске Чәчкаб авылы). Аркадий Маслов — медицина фәннәре докторы (Федоровское авылы) Иван Микусев — Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы җитәкчесе, Татарстанның фән һәм мәгариф өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.(Камыллы авылы). Юрий Микусев — Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, Казан медицина институтының физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы кафедралары җитәкчесе, физиотерапия һәм сәламәтләндерү физкультурасы өлкәсендә беренче тапкыр лимфалар системасын тикшерү юлларын уйлап таба (Камыллы авылы). Диләрә Фәттахова — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты. Административ бүленеше 500px|thumb|right Бүгенге көндә Кайбыч районында 60 торак пункт һәм 17 авыл җирлеге урнашкан: Багай авылы җирлеге