Михаил Рафаилович Рокицкий - ССРБ һәм Россия галиме, медицина фәннәре докторы, профессор, 3 һәм 4 чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты (1999—2007).

Биографиясе Рокицкий Михаил Рафаилович 1931 елның 28 сентябрендә Ленинградта табиблар — офтальмолог Людмила Владиславовна Рокицкая һәм акушер-гинеколог Рафаил Львович Шубс гаиләсендә туган. Аның бабасы һәм әбисе — Владислав Михайлович (1870—1934) һәм Мария Самойловна Рокицкийлар табиблар булган.

1955 елда Куйбышев дәүләт медицина институтын бик яхшы тәмамлаган

1955—1958 еллар — Куйбышев өлкәсенең Отрадный шәһәрендә «Первомайнефть» берләшмәсенең медицина-санитария бүлеге мөдире, 1958 —1961 еллар — Куйбышев дәүләт медицина институтының (1958 —1960) факультет хирургиясе кафедрасында һәм Минск шәһәрендә Белоруссия Табибларны камилләштерү өчен дәүләт институтының күкрәк хирургиясе кафедрасында аспирант (1960 —1961) 1961 —1965 — Белоруссия табибларны камилләштерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, ясалма кан әйләнеше лабораториясе, йөрәк һәм үпкә хирургиясе мөдире. 1965 —1967 — Минск шәһәре 5 нче клиник хастаханәсенең балалар хирургиясе һәм торакаль хирургия бүлегенең ординаторы. 1967 —2000 — Казан дәүләт медицина институтының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире.

Медицина фәннәре докторы, профессор.

РСФСРның халык депутаты (1990—1993), 3 һәм 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (1999—2007). 1999 елда «Ватан — бөтә Россия»мисемлеге буенча сайлана. "Россия төбәкләре" төркеменә керә . 2003 елда Бердәм Россиядән яңадан сайлана.

2018 елның 26 ноябрендә вафат булды. Арча зиратында җирләнә.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1991). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1997). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге (1997).

Искәрмәләр

Чыганаклар Казанский государственный медицинский университет (1804-2004 гг.):Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь/В. Ю. Альбицкий, М. Э. Гурылева, Н. Х. Амиров и др. Под ред. В. Ю. Альбицкого, Н. Х. Амирова. — Казань: Магариф, 2004. — 472 с.: портр. Ушел из жизни Михаил Рафаилович Рокицкий http://old.kazangmu.ru/ubi/index.php?option=com_content&view=article&id=412:2012-11-14-10-23-11&catid=6:uface&

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Самар медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:2018 елда вафатлар Төркем:26 ноябрь көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:1931 елда туганнар Төркем:28 сентябрь көнне туганнар