Мирсәет Заһидулла улы Яруллин — татар композиторы, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреатыhttp://www.intertat.ru/interview/6740/.
Тормыш юлы Мирсәет Заһидулла улы Яруллин 1938 елның 12 июлендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Сон авылында. танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә туа. М. Яруллинның абыйсы - танылган татар композиторы Фәрит Яруллин.
1963 елда Казан дәүләт консерваториясен (А.С. Леман композициясе классын) тәмамлый.
1967 елда - Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.
1967-2009 елларда музыка һәм композиция теориясе кафедраларында эшли. Полифония, аранжировканы алып бара.
1977-1989 елларда Татарстан Композиторлар берлеген җитәкли.
1989 елдан ул Идел буе һәм Урал республикалары Композиторлар берлекләренең төбәк берләшмәсе рәисе итеп сайлана.
1999-2009 елларда Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы.
2009 елның 6 апрель көнне төштән соң вафат булды.
Иҗаты Беренче остазы һәм укытучысы Мирсәид Яруллинның әтисе, танылган музыкант Заһидулла Яруллин була.
Казан консерваториясендә укыган елларда ук композитор стиле буенча яңа «Оркестр белән скрипка өчен концерт» (1962 ел) иҗат итә. М. Яруллин танылган татар шагыйре һәм драматург Ренат Харис сүзләренә язылган беренче татар «Кеше» ораториясе авторы.
М. Яруллин шулай ук композитор-җырчы буларак та билгеле.
1995 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар музыка сәнгате факультеты деканы була.
Бүләкләре ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Каракалпак АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985) Татарстан Республикасының Халык артисты Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Хәтер Мамадышта урамга исеме бирелгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Җырлары Күренекле композитор Мирсәет Яруллинга 70 яшь тулды. Казан Мирсәет Яруллин белән хушлашты Мирсәет Яруллин белән интервью Шулай ук карагыз
Төркем:Татар композиторлары Төркем:2009 елда вафатлар Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Заһидулла Яруллин