Индус Ризак улы Таһиров (1936 ел, 24 май, ТАССР, Лениногорск районы, Иске Шөгер) — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002). Азнакай районының мактаулы гражданы (2004). Тагиров Индус Ризакович

Тарихчы буларак Индус Таһировның хезмәтләре Русиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта.

Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.

Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлешне кертә, диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра.

Хезмәт юлы Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп бетерә, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан профессор, КДУ тарих кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1992 елның июль аенда беренче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе буларак, 1997 елда икенче конгресста яңадан шул ук урынга сайлана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1986 ― Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе 1997 ― Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе 2001 ― Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе 2003 — Дуслык ордены (Россия) 2004 ― Азнакай районының мактаулы гражданы 2006 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены 2016 — Казан шәһәренең мактаулы гражданы 2016 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2019 — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2021 — «Дуслык» ордены 2026 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга аерым өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өченУказ Раиса Республики Татарстан № 411 от 22.05.2026 Шәхси тормышы Әтисе Ризак Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1944 елда һәлак була. Әнисе Әминә. Абыйсы Дамир (мәрхүм), энесе Энгель (1940). Хатыны Люция, химия укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы. Уллары: олысы Илдар, тарих фәннәре кандидаты; кечесе Айрат (мәрхүм). Оныгы (Илдар улы) КаюмГөлназ Әхтәмҗанова. Академик мәтәлчек ата. «Гаилә һәм мәктәп», 2017 ел, 7нче (июль) саны. Искәрмәләр

Чыганаклар Энциклопедик белешмәлек Индус Таһиров КФУ сайтында

Тышкы сылтамалар

«Татарстан дулкынында» — Индус Таһиров белән әңгәмә Индус Таһиров – милләткә юл күрсәтүче Авыруны дәвалаучы Татарстан Фәннәр Академиясе сайтында Индус Таһировка — 75 Минтимер Шаймиев встретился с академиком Индусом Тагировым Индус Тагиров: “Власть должна создать условия для развития общества”

Шулай ук карагыз

Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар галимнәре Төркем:Татар тарихчылары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан галимнәре Төркем:ТАССР атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Шәхесләр:БТК Төркем:Азнакай районының мактаулы гражданнары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр