Меха́ника ( — машина ясау осталыгы) — җисемнәрнең механик хәрәкәтен өйрәнүче фән. Механика өч бүлеккә бүленә: Кинематика — җисемнәрнең хәрәкәтен аларның хәрәкәт итү сәбәпләреннән башка карый. Динамика — материаль җисемнәрнең көчләр тәэсир итүе астындагы хәрәкәтләрен һәм аларның үзара яки тирә-яктагы җисемнәр белән тәэсир итүен өйрәнә.

Статика — жисемнәрнең көчләр тәэсирендә тикторыш халәтен өйрәнә.

Өйрәнү шартлары буенча механика 4кә бүленә:

Классик механика(зур(x>>h җисемнәрнең кечкенә (v<<c) тизлек белән хәрәкәте.)

Квант механикасы(v<<c, x~h)

Релятивистик механика(v~c, x>>h)

Релятивистик квант механикасы(v~c, x~h)

Бу фән үз башлангычын берничә борынгы мәдәнияттән ала.

Механик системалар Механика өйрәнүче җисемнәр механик системалар дип атала. Механик система билгеле k санындагы иреклек дәрәҗәсенә ия һәм гомумиләштерелгән q1, … qk координаталары белән тасвирлана. Механиканың бурычы булып механик системаларны өйрәнү һәм аларның вакыт буенча эволюциясен билгеләү тора.

Иң мөһим механик системалар булып түбәндәгеләр тора: материаль нокта гармоник осциллятор математик маятник абсолют каты җисем абсолют сыгылмалы җисем тоташ мохит?

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз Классик механика Квант механикасы

Төркем:Механика