Кирилл әлифбасы, яки кири́ллица — грек язу системасы нигезендә Кирилл һәм Мефодий шәкертләре корган язу системасы гаиләсенең исеме. 9-10 гасырларда грек алфавитыннан барлыкка килгән һәм Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европаның күп телләре өчен язу системасы өчен нигез булган иң борыңгы славян алфавитларының берсе. Башта Иске Чиркәү Славян теле өчен ясалган Кирилл Беренче Болгар патшалыгында Кирилл һәм Методий шәкертләре тарафыннан эшләнгән. Кирилл Глаголица белән параллель кулланылса да, күпчелек көньяк һәм көнчыгыш славян телләренең төп алфавиты булды.
Шулай ук Россия һәм элекке СССР җирләрендә яшәүче күпчелек төрки һәм фин-угор халыкларының әлифбалары кирилл әлифбасына нигезләнгән.
Иске славян азбукасы
Кириллик азбукасының беренче составы безгә билгеле түгел, «классик» искеславян кириллицасы 43 хәрефтән тора.Иванова В. Ф. Современный русский язык. Графика и орфография. — 2-е изд. — М.: Просвещение, 1976. — 288 с.
Иске славян кириллица хәрефләренең үз исемнәре бар, алар төрле уртак славян исемнәреннән алынганнар. Иске славян кириллицаның төп билгеләре:
ХәрефЯзылышыСанлы билгеләмәсеУкуИсемеА30px1 [а] азБ30px [б] бу́киВ30px2 [в] ве́диГ30px3 [г] глаго́льД30px4 [д] добро́Е, Є30px5 [е] естьЖ30px [ж'] живе́теЅ30px6 [дз'] зело́ʐ, З40px7 [з] земля́И30px8 [и] и́же (8-ричное)І, Ї30px10 [и] и (10‑ричное)К30px20 [к] ка́коЛ30px30 [л] лю́диМ30px40 [м] мысле́теН30px50 [н] нашО30px70 [о] онП30px80 [п] поко́йР30px100 [р] рцыС30px200 [с] сло́воТ30px300 [т] тве́рдоОУ, Ү40px(400) [у] укФ30px500 [ф] фертХ30px600 [х] херѠ40px800 [о] оме́гаЦ40px900 [ц’] цыЧ40px90 [ч’] червьШ30px [ш’] шаЩ30px [ш’т’] ([ш’ч’]) щаЪ30px [ъ] ерЫ30px [ы] еры́Ь30px [ь] ерьѢ30px [æ], [ие] ятьЮ30px [йу] юΙΑ30px [йа] А йотлаштырылганѤ30px [йэ] Е йотлаштырылганѦ30px(900) [эн] юс кечеѪ30px [он] юс зурѨ30px [йэн] юс кече йотлаштырылганѬ30px [йон] юс зур йотлаштырылганѮ30px60[кс] ксиѰ30px700[пс] псиѲ30px9 [θ], [ф] фита́Ѵ30px400[и], [в]и́жица
Кириллица язу системасының таралуы Кирилл алфавиты барлык көньяк (болгар, серб-хорват, македония) һәм барлык көнчыгыш (Беларусия, рус, украин) славян телләренең барлыкка килүе. 1860-нчы елларга кадәр румын теле өчен кирилл алфавиты кулланылган.
Урыс алфавиты 19 гасырда Рүссия империясендә миссионерлар, этнологлар, географлар һәм башка зыялылар тарафындан славян булмаган халыклар өчен урыс алфавиты нигезендә алфавитлар булдыру очраклары булган.
И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Татарлар өчен ул Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела.М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
1938-1943 елларда ССРБ халыклары урыс алфавиты нигезендә яңа әлифбалар тудылар, Балтыйк, гөрҗия, әрмән халыкларыннан гайре.
ССРБ таркалгач элекке җүмһүриятләрдән тәҗикләр, кыргызлар, урыс алфавиты нигезендә әлифбаларында калалар, беларус, украиннардан гайре.
Урыс алфавиты нигезендә татарча әлифбалар
1938 елда тел галиме М. Файзуллин болай яза.Рус алфавитындагы барлык хәрефләрне алганда да әле безнең телдәге кайбер специфик авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешмей кала. Әлифбаны үзгәртү олуг бер авырлыкларга дучар булуыбыз турында яза галим М. Файзуллин.Мондый авазлар өчен өстәмә хәрефләр алырга кирәк дигән тәкъдимләр дә булды. Яңалифтәге хәрефләрне алырга тәкъдим иттеләр һәм урыс алфавитындагы хәрефләрнең я өсләренә, я асларына өстәмә билгеләр куеп ясарга кирәк диючеләр дә булды. Лякин без хәрефләр өстәүгә бара алмыйбыз. Чөнки яңадан хәреф өстәү ул хәзерге русча хәрефләргә язу машиналары системасын боза, татарча язу өчен яңа система машина хәзерләргә куша; Икенчедән, типографиядә дә яңа хәрефләр коярга, набор кассеталарына ящиклар өстәргә мәҗбур итә; Өченчедән татарча язу белән русча язу арасында аерма калдырыла, бер үк сүзләрне ике төрле язып йөрергә юл калдыра. Бу хәл, билгеле, масса арасында тагын ризасызлык тудырачак, тагын үзгәртүләрне төзәтүләрне сорарга мәҗбүр итәчәк. Бу турында байтак аңлашулардан соң без татар телендәге специфик авзлар өчен кирәк булачак хәрефләрне комбинация юлы белән шул ук рус алфавитындагы хәрефләрдән оештырырга дигән карарга килдек.1940 елда М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы кабул ителә һәм камилләштерү 1943 елга кадәр бара.
Шулай ук кара
Латин әлифбасы
Искәрмәләр
Төркем:Кирилл әлифбасы