Бидгать () — Исламда дингә, аңарда элек булмаган, аның шартларына туры килмәгән яңа гамәл яки фикер кертү. Бидгать сүзе гарәп телендә диндәге яңалыкны гына билгеләмәсә дә, татар телендә бары тик Ислам белән генә бәйләнеш тапкан һәм Ислам дине, Исламның дингә яңарыш кертүгә мөнәсәбәте кысаларында аңлатыла.
Бидгатьнең төрләре
Ислам динендә, бидгать, ширектән кала иң зур гөнаһ булып саналаhttp://anti-bida.com/manhadj/al_bida Бидгать (диндәге) ике төргә бүленә. Беренчесе - гакыйдә мәсьәләләрендәге бидгать. Моңа мисал итеп җәхмиләр, муатәззилиләр, шигыйчеләр кебек секталарның дингә яңарыш кертүе. Икенчесе - гыйбадәт кылу йоласына шәригатькә сыймаган үзгәреш кертү, яки яңа йола уйлап чыгаруhttp://muslimby.info/?p=346 .
Бидгать турында хәдисләр «Яңалык кертүдән куркыгыз, һәр яңалык — бидгать, ә һәр бидгать утта» Бу хәдиснең төрле вариантларын Әбу Давыд («ас-Суннан», 4607), әт-Тирмизи («ас-Суннан», 2676), Ибн Мәҗә («Сунан», 42) китерәләр.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай да карагыз
Дин белеме Теология
Төркем:Ислам төшенчәләре Төркем:Шәригать