Мишәрләр () — татар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.
Төньяк Урал якларда 1798—1855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре () хәрби әгъзалары булганнар.
Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.
Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар: XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итәМалый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона. Кайбер галимнәр буенча (Чекалин, Магницкий. Можаровский) мишәрләр Идел буе Болгарына кергән кабиләләрнең берсе — бортаслардан чыккан. Бортасларның чыгышы да бәхәсле сорау, аңа өч караш бар: төрки, фарсы, фин-угыр кабиләләрдән чыккан халык. А. Х. Халиков буенча мишәрләр — болгарлашкан бортаслардан чыккан. Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрыйО костюме мишарей // Ахмаров Г. Мишәрләр һәм аларның телләре турында.. Мирфатыйх Зәкиев мишәрләрнең (бүгенге көн татарларның башка төркемнәреннән аермалы буларак) болгарларның токымнары булуы турында белдерә.Мирфатых Закиев: «Мишары – это передовая часть татарского народа» Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.
Тарих Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраннан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)Р. Г. Мухамедова Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик Историко-этнографическое тикшеренү. — М.: «Наука», 1972..
XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына).
Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ. б. барлыкка килә.
Моны да карагыз «Түбән Новгород татарлары» журналы
Искәрмәләр
Төркем:Татарлар