Евгений Юрьевич Косинцев (1982 елның 3 гыйнвары, Алабуга, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия чаңгычы һәм биатлончысы, биатлон буенча Россия чемпионы һәм призёры. Чаңгы узышлары буенча халыкара класслы Россия спорт мастеры, биатлон буенча Россия спорт мастеры (2009)ПРИКАЗ от «15» октября 2009 г. № 305-нг О присвоении спортивного звания «Мастер спорта России»ПРИКАЗ от «10» апреля 2015 г. № 51-нг О присвоении спортивного звания Мастер спорта России.
Тормыш юлы Евгений Косинцев 1982 елның 3 гыйнварында Алабугада туган. 2006 елда Кама дәүләт физик культура институтын (Яр Чаллы) тәмамлый.
Чаңгы ярышлары Косинцев Алабуга шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, беренче тренер — Н. Е. Яковлев.
Россия чемпионатының бакыр призёры була (башка мәгълүматлар буенча — эстафетада 2003 елгы Россия чемпионыЛучшее достижение в своей истории). Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына керәЮрий Бородавко: хотим проявить себя в Демино как можно лучше!. «Төньяк бәйрәме»нең 10 км дистанциядә бакыр призёры (2004)70-й Праздник Севера. Лидеры верны себе, ә 2006 елда марафон дистанциясендә дүртенче булаСергей Ширяев и Ольга Завьялова одерживают фантастическую победу на марафоне Праздника Севера.
Биатлон Косинцев 2007 елда биатлонга күчә һәм Удмуртия республикасы, Ижау шәһәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Динамо» спорт җәмгыяте данын яклый. В. А. Чурин һәм А. В. Вольчук җитәкчелегендә шөгыльләнә.
2011 елда Россия чемпионатында Удмуртия җыелма командасы составында команда ярышында чемпион, эстафетада һәм катнаш эстафетада көмеш призёр, патрульләр ярышында бакыр призёр була.
Җәйге биатлон буенча эстафетада Россия чемпионатының бакыр призёры (2009)Летний биатлон. Чемпионат России. Эстафета. Команда ХМАО одержала победу, Мордовия — 2-я, Башкортостан — 13-й, Бөтенроссия сайлап алу ярышлары призёрыЕвгений Косинцев: «Главным моим соперником был я сам» , Россия Кубогы этаплары призёры була.
Профессиональ карьерасын 2013 елда тәмамлый. Шуннан соң Алабугага кайта, һәвәскәрләр стартларындаКазанские спортсмены успешно выступили на чемпионате и первенстве города по триатлону һәм ведомство ярышларында катнашаТатарстанские наркополицейские завоевали кубок победителей на Чемпионате ФСКН России по зимнему двоеборью.
Искәрмәләр
Сылтамалар
infosport.ru сайтында профиль «Спорт на Урале» сайтында профиль
Төркем:Алабугада туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1982 елда туганнар Төркем:3 гыйнвар көнне туганнар