Сент-Винсент һәм Гренадиналарда ислам (, ) – азчылык дине. Америка Кушма Штатлары Дәүләт Департаменты мәгълүматлары буенча, ил халкының (110 мең кеше, 2018 елга) 1,5 % ы – мөселманнар (2000 кеше ) St. Vincent and the GrenadinesSt. Vincent and the Grenadines.
Саны 2001 елда илдә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматы буенча, ил халкының 81,5 % ы үзләрен христиан итеп күрсәткән: англикан чиркәве тарафдарлары (ил халкының 17,8 % ы), (17,6 %), методистлар (10,9 %), җиденче көн адвентистлары (10,7 %), баптистлар (10,2 %), католиклар (7,5 %), инҗилчеләр (2,8 %) һ. б. христианнар. Ил халкының 2,5 % ы бернинди динне дә тотмый С. Г. Мереминский. Религия в Сен-Винсенте и Гренадинах. // Большая российская энциклопедия яки динне күрсәтмәгән, 6,7 % ы башка динне тота: растафарилар (1,5 %), һинд динендәгеләр 3 768 (3,4 %) Население Сент-Винсент и Гренадин, мөселманнар 1 650 кеше (1,5 %).. Христиан диненең көчле йогынтысы булса да, утрауларның күп кенә кешеләре традицион анимистик ышануларын саклыйОбычаи и традиции Сент-Винсента и Гренадин / Travel.Ru / Страны / Сент-Винсент и Гренадины.
Тарих XVI―XVII гасырларда Сен-Винсент һәм Гренадиналарның җирле халкы Кариб диңгезенең бу районында һәлакәткә юлыккан кораблардан котылган африкалы коллар, шулай ук Гренада һәм Барбадостан качкан кара тәнле коллар хисабына тулылана. XIX гасырның I яртысы дәвамында утрауга француз колонистларының зур булмаган төркемнәре килә башлый. Французлар кофе агачы, тәмәке, шикәр камышы, мамык үстерә, колларны Африкадан һәм башка Вест-Индия утрауларыннан китерә. Колларның саны Европа колонистлары һәм калган кариблар саныннан шактый арткан. Британия империясендә коллык юкка чыгарылгач (1834), Мадейра утравыннан (Португалия) һәм Көньяк Азиядән (күбесенчә, Һиндстаннан) ялланган эшче куллар килә башлый. Шулай итеп, әкренләп җирле халыкның чуар этно-раса составы формалаша Карибы. Сент-Винсент и Гренадины. dergachev-va.livejournal.com. Кызыклы фактлар Илнең башкаласы 1823 елда төзелгән Изге Мария католик гыйбадәтханәсе архитектурасында мавританияле (ислам) һәм роман архитекура элементлары катнашкан.
Сен-Винсент һәм Гренадиналарда дини темага шаярту хупланмый. Утрауларда, нинди конфессиядә булуга карамастан, бик диндар кешеләр яши 65 интересных фактов о стране Сент-Винсент и Гренадины. Общенет.
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Сент-Винсент һәм Гренадиналарда ислам