Владимир Михайлович Винокуров (1921 елның 6 октябре, Омск — 2010 елның 9 июле, Казан) — совет һәм Россия минералогы, кристаллохимия һәм минераллар физикасы буенча белгеч. Геология-минералогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2002)Владимир Михайлович Винокуров: [Некролог] // Записки Российского минералогического общества. 2010. Ч. 139. № 6. С. 122—124..
Тормыш юлы Владимир Винокуров 1921 елның 6 октябрендә Омск шәһәрендә, галим-туфрак белгече гаиләсендә туа. 1939 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.
1940—1946 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнашучы, лейтенант.
1950 елда Казан дәүләт университетының геология-туфрак факультетын тәмамлый һәм КДУның минералология кафедрасы аспирантурасында кала. 1953 елда «Литология белебеевской свиты востока Татарии» темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкче — профессор Л. М. Миропольский). КДУның минералогия кафедрасында ассистент (1953), доцент (1954), кафедра мөдире (1965—1990), профессор (1967) булып эшли.
1966 елда «Магнитные свойства минералов» темасына геология-минералогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1988 елдан — «Минераллар һәм аларның аналоглары физикасы лабораториясе»нең фәнни җитәкчесе. «Physics and Chemistry of Minerals» журналының редколлегия әгъзасы (1978—1997).
Бөтенсоюз минералогия җәмгыятенең Казан бүлекчәсен оештыручы һәм рәисе (1976—1990). Казан университеты каршындагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы рәисе (1968—2010), методик советның геология секциясе рәисе, геология факультетында музей советы рәисе.
2010 елның 9 июлендә Казан шәһәрендә вафат була.
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены (1944); II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945)Ордена В. М. Винокурова на сайте «Подвиг народа».; «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945); Татарстан АССРның Атказанган фән эшлеклесе (1979); Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2002); Казан университетының Атказанган профессоры (2004)В. М. Винокуров — Заслуженные профессоры Казанского университета , на сайте КФУ..
Хәтер 2015 елда КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында В. М. Винокуров истәлегенә истәлек тактасы куелганВ КФУ открыта мемориальная доска в память о профессоре Владимире Винокурове , КФУ, 16 октября 2015..
Библиография 130дан артык фәнни эш авторы һәм мөхәррире, алар арасындаБрянчанинова Н. И., Макеев А. Б. Библиография В. М. Винокурова в информационной системе «История геологии и горного дела» РАН.:
Винокуров В. М., Горбатов Г. А., Шибанов А. С. Современные методы минералогического исследования. Ч. 2. / Редактор В. М. Винокуров. М.: Недра, 1969. 317 с. Низамутдинов Н. М., Булка Г. Р., Винокуров В. М. и др. Минералогические и петрофизические исследования пород осадочного чехла и фундамента территории ТАССР методами рентгенографии, оптической и радиоспектроскопии. Казань: Издательство Казанского университета, 1986. 167 с. Винокуров В. М. История кафедры минералогии и петрографии Казанского государственного университета имени В. И. Ульянова-Ленина. Казань: Издательство Казанского университета, 1990. 50 с.
Искәрмәләр
Сылтамалар
В. М. Винокуров, А. И. Бахтин История кафедры минералоги и литологии на сайте КФУ. Винокуров В. М. «Подвиг народа» сайтында. Библиография, фото һәм документлар РФА «Геология һәм тау эше тарихы» мәгълүмат системасында.
Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Казанда вафатлар Төркем:2010 елда вафатлар Төркем:9 июль көнне вафатлар Төркем:Омскида туганнар Төркем:1921 елда туганнар Төркем:6 октябрь көнне туганнар