Маргарита Агренева-Славянская (1880 - 1964) - Россия җырчысы (сопрано), хор дирижеры, "Славянская капелла" катнаш хоры җитәкчесе. A. Агренев-Славянскийның кече кызы.

Биография Маргарита Агренева-Славянская төрле чыганаклар буенча 1880 елда яки 1881 елда туган.Русские в Северной Америке: биографический словарь.2005 Аның әтисе - танылган җырчы, "Славянская капелла" катнаш хорына нигез салучы Дмитрий Александрович Агренев-Славянский, әнисе - фольклорчы һәм музыкант Ольга Христофоровна Агренева-Славянская. Маргарита Дмитриевна әтисе хорында җырлый.

1908 елда әтисе вафат була, шуннан соң хор икегә бүленә. Хорның бер өлешен - Маргарита Дмитриевна, ә икенчесен - энесе Юрий Дмитриевич җитәкли.

Маргарита Агренева-Славянская хор белән Болгария, Сербия, Румыния, Австрия-Венгрия, Франция, Англия, Кытай һәм Япониядә гастрольләрдә булаА. Н. Хохлов Гастроли капеллы М.Д. Агреневой-Славянской в Китае до и после 1917 г..

1922 елда Маргарита Дмитриевна хордан китә.

1920 елларның икенче яртысында Россиядән күчеп китә. Берникадәр вакыт Кытайда яши, 1931 елда Чикагода, АКШта була. Анда ул 150 җырчыдан торган хор оештыра һәм аның белән 1960 елларга кадәр чыгыш ясый.Незабытые могилы 1999

Гомеренең азагында Нью-Йоркка күченә.

1964 елның 16 октябрендә шәһәр хастаханәләренең берсендә вафат була . Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Русия җырчылары Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Нью-Йоркта вафатлар Төркем:1964 елда вафатлар Төркем:16 октябрь көнне вафатлар Төркем:1880 елда туганнар