Ева Яниковски (мадьярча  Janikovszky Éva; тумыштан Ева Этелька Наметта Кучеш; 23 апрель 1926, Сегед — 14 июль 2003, Будапешт) — венгр язучысы. Дөнья телләренең утыздан артыгына тәрҗемә ителгән балалар өчен язган китаплары белән киң танылу яулаган әдип.

Биографиясе

Ева Этелька Наметта Кучеш 1926 елның 23 апрелендә Венгриянең көньягында урнашкан, зурлыгы ягыннан илнең өченче булган Сегед шәһәрендә туган. 1944 — 1948 елларда Сегед университетында фәлсәфә һәм халык ижатын (фольклор), аннары ике ел Будапешттагы Лоранд Этвеш исемендәге университетта — фәлсәфә, психология һәм политэкономия өйрәнә. 1950 елда укуын тәмамлый һәм педагог дипломы ала.

1950 — 1953 елларда Мәгариф министрлыгының уку әсбаплары бүлегендә референт булып эшли, аннары дүрт ел буенча Ifjúsági Könyvkiadó яшьләр китап нәшриятында мөхәррир була. Соңрак Ференц Мор нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.

Csip-Csup дип исемләнгән беренче китабын Ева Яниковски 1957 елда бастырып чыгара. Аның әсәрләре тематик яктан башлыча балаларның һәм олыларның көндәлек кичерешләр һәм капма-каршылыклар фонындагы мөнәсәбәтләренә багышланган. Язучының кайбер китаплары буенча анимацион һәм телефизион фильмнар төшерелгән.

Янковскиның күп китапларына рәсем-сурәтләрне график Ласло Ребер (1920-2001) ясый.

Язучы шулай ук фильмнар өчен сценарийлар яза, журналларда эшли, радио - һәм телетапшыруларда даими катнаша.

Ева Яниковски 2003 елның 14 июлендә вафат була. Будапештның Фаркашрети зиратында җирләнгән.

Шәхси тормышы 1952 елда табиб Бела Яниковскига кияүгә чыга, 1955 елда аларның уллары Янош туа.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Ева Яниковски әсәрләре дистәдән артык төрле әдәби премияләргә лаек булган. Алар арасында иң мәртәбәлеләре — балалар әдәбияты өлкәсендәге немец һәм Венгриянең Кошут исемендәге дәүләт премиясе.

Язучы Будапештның Эржебетварош районының Мактаулы гражданы.

Хәтер

Язучы хөрмәтенә 2003 елда Будапешттагы мәктәпкә Ева Яниковски исеме бирелә. 2004 елда Ева Яниковски фонды оештырыла.

Әсәрләре Csip-Csup, 1957 Szalmaláng, 1960 Aranyeső, 1962 Te is tudod?, 1962 Ha én felnőtt volnék, 1965 Akár hiszed, akár nem, 1966 Jó nekem, 1967 Felelj szépen, ха kérdeznek, 1968 Bertalan és Barnabás, 1969 Málnaszörp és szalmaszál, 1970 Velem mindig csökkenés valami, 1972 Kire ütött ez a gyerek?, 1974 Már óvodás vagyok1975 года A nagy zuhé, 1976 A lemez két oldala, 1978 Már megint, 1978 Аз úgy вольт …, 1980 Már iskolás vagyok, 1983 Örülj, hogy fiú!, В 1983 году Örülj, hogy lány!, В 1983 году A Hét bőr, 1985 My Own Budapest Guide, 1991 Felnőtteknek írtam, 1997 Mosolyogni tessék!, В 1998 году Cvikkedli, 1999 Ájlávjú, 2000 Ru szép ez az élet!, 2001 Ráadás, 2002

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сайт о Еве Яниковски Felnőttek iskolája - Janikovszky Éva és a meseírás bei Magyar Narancs )

Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:Маҗарстанда вафатлар Төркем:2003 елда вафатлар Төркем:14 июль көнне вафатлар Төркем:Маҗарстанда туганнар Төркем:1926 елда туганнар Төркем:23 апрель көнне туганнар