Андре Хөссәен, туганда исеме Аминулла Хусейнов, шулай ук Аминоллаһ Хоссейн (Фарсы телендә: امین‌الله حسین; Рус телендә: Аминулла Гусейнов буларак мәгълүм) Фарсы яки Азәрбайҗан килеп чыгышлы Франция композиторы һәм тар музыка коралында соло башкаручы булган. Life and works of Aminollah Hossein Хөссәен эшләрен халыкара концертларда тәкъдим итә алган беренче Фарсы композиторы булган.http://www.payvand.com/news/06/apr/1017.html Тормышы һәм белем алуы Аның угылы, Роберт Хөссәен, Андрэ Россиядә, Мәскәүдә һәм соңрак Германиядә 1934 елдан 1937 елга кадәр Штуттгартта музыка академиясенә һәм Берлин консерваториясенә йөреп укыган дип язган. Аның борынгы Фарсы иле белән соклануы аны Зәрдөштлек динен кабул итүгә китергән. Аның яңа табылган дине аның "Фарсы Миниатюрасы", "Мин Илемне яратам" һәм "Персеполис Симфониясе" эшләренә гаять зур йогынты ясаган.Hollywood and its influence on Iranian society and Film IndustryFrench-Iranian director Robert Hossein to revive Epic Tale of Ben Hur in 2006 Ул Сорокадан (Бессарабия) Октябрь Инкыйлабыннан соң әти-әнисе белән Парижга күчкән Яһүд комедия актрисасы Анна Минковчига өйләнгән.According to the program Le Plus Grand Cabaret du Monde, presented by Patrick Sébastien on 22 September 2007 A Pessimist Full of Optimism: An interview with Robert Hossein. Pyotr Rozvarin. Vremya novostei, #47. 19 March 2002. Retrieved 22 December 2007Information on Anna Minevski's brother — resistance fighter Lova Minevski Шуннан соң Андре Хөссәен Франциядә яшәгән. Ул шулай ук шәхсән Париж Консерваториясендә Поль Антуан Видальдән өйрәнгән.

Эшләре 1935 елда Хөссәен Яктылыкка Таба дип аталган беренче балетын язган. Ул шулай ук кайбер этюдларны кертеп пианино өчен күпсанлы музыкаль композицияләр язган. Аминолланың Ватаны Фарсы иленә/Иранга мәхәббәте күп эшләрендә ачык күренә, аеруча 1947 елда тәмамланган Персеполис Симфониясендә (шулай ук Онытылган Империя Ташы буларак мәглүм). Аминолла Хөссәен шулай ук 1951 елда Гомәр Хәйям буенча симфония инша иткән. Аның тарафыннан инша ителгән башка эшләргә өч пианино концерты Фарсы Миниатюрасы, Шаһерезада (Шаһрзад) һәм Арья Симфониясе керә. Ул шулай ук Парижда туган актёр һәм режиссёр улы Роберт Хөссәен режиссёры булган фильмнарын кертеп фильм берничә фильм музыкасын инша иткән. Хөссәеннең төрле эшләре 1970-енче еллар ахырында Тәһранда Мәдәният һәм Сәнгать Министрлыгы тәэминаты белән дирижёры Жан-Клод Хартеманн булган Париж Дәүләт Опера Оркестры, дирижёры Пьер Дерво булган Монте-Карло Дәүләт Опера Оркестры һәм дирижёры Али Раһбари булган Нюрнберг Симфония Оркестры тарафыннан "Фарсы иленнән Симфоник Поэмалар" тупланмасында башкарылган һәм LP дискларында язылган булган.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар André Hossein article at Encyclopædia Iranica Israeli pianist Pianist Amiram Rigai plays Aminollah Hossein's Persian Fable (audio) Arya Symphony by A. Hossein (audio) Aminollah Hossein's memorial 100th anniversary of Aminollah Hossein

Төркем:Шәхесләр:Зәрдөштлек Төркем:Сәмәркандта туганнар Төркем:Франция композиторлары Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Парижда вафатлар