Мәрьям Кәбирова (7 апрель, 1955 ел) — укытучы, методист, җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны.
Биографиясее Кәбирова Мәрьям Шакир кызы 1955 елның 7 апрелендә Мәчетле районы Әюп авылында туган.
1963−1966 елларда Әюп башлангыч мәктәбендә белем ала.
1967-1970 елларда Әбдрәхим сигезьеллык мәктәбендә укый.
1970-1974 елларда Мәсәгуть педагогия училищесында белем ала.
1974-1982 елларда Нуриман районы Ишморат авылына башлангыч класлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә.
1983-1991 елларда Әбдрәхим, Теләш, Олы Ыктамак мәктәпләрендә башлангыч сыйныф, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1991-2005 елларда Теләш мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы,
2005-2015 елларда Мәчетле районы мәгариф бүлегенә туган телләр буенча методист итеп күчерелә.
Җәмәгать эшчәнлеге 2001 елда «Минем гаиләм — минем байлыгым» район конкурсында җиңү яулыйлар.
Мәрьям Шакир кызы «Ел укытучысы — 2004» район конкурсы призеры була.
2005—2015 елларда район хатын — кызлар советы әгъзасы,
2010 елдан Мәчетле районы башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы.
«Зөбәрҗәт» район фольклор ансамбленең актив әгъзасы.
2020 елда «Зөбәрҗәт» ансамбле Екатеринбург шәһәрендә узган «Урал сандугачы» регионарa фольклор конкурсында 2 урын яуладылар
2005-2015 җырларда Мәчетле районы терминология комиссиясе әгъзасы була.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2009, 2015 еллар) Хезмәт ветераны (2012 ел). Нуриман районы мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (1978 ел) Мәчетле районы мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы (1983, 1991, 1998 еллар), Башкортстанның Мәчетле районы муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамотасы (2002, 2008 еллар)
Искәрмәләр
Чыганаклар Яндурина Г. Р. Прививает любовь к родному языку. «Мечетлинская жизнь», 2010.
Сылтамалар