Зарина Екатерина Ивановна (кыз фамилиясе Новикова; 1 октябрь 1837 ел— 25 гыйнвар 1940) — рус язучысы, мемуарлар язучы.
Биографиясе Екатерина Ивановна Зарина 1837 елның 1 октябрендә Анапа шәһәрендә туган (кайбер мәгълүматлар буенча 1835 елда.) . Озак вакытлар Сердобск һәм Пенза губернасының Сердоба өязе Пяша авылында яши. Пензада дворян пансионында белем ала. 1859 елда Санкт-Петербургка күчеп килә. «Современник» журналы, «Русь» гәзите, «Русский паломник» журналы белән хезмәттәшлек итә. Екатерина Ивановна күп кенә хикәя, повесть, пьесалар авторы. Аның төп эшләренең берсе — «Николая Бронский» романы. Хәтирәләрендә Пензага багышланган битләр бар.
Зарина Екатерина Ивановна әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, тәрҗемәче Зарин Ефим Федоровичта кияүдә була.
Язучы һәм әдәбият белгечләре Андрей Ефимович (1862-1929) һәм Федор Ефимович (1870— 1941) Зариннарның һәм архитектор Сергей Ефимовичның әнисеПроза.ру — Свод персоналий.
Әдәби эшчәнлеген Некрасовның «Современник» журналында башлый: 1863 елның декабрендә аның беренче әсәре, «Питомцы» хикәясе имзасыз басылып чыга.
Олыгайгач мемуарлар яза. 900 биттән торган кулъязмада мемуарлары әлегә кадәр нәшер ителмәгән. Екатерина Ивановна ярты гасырдан артык Петербургның әдәби даирәләренә якын була. Башлыча, ул «Отечественные записки» журналы нәшерче А.А.Краевский белән еш очраша.
Зарина Екатерина Ивановна 103-нче яшендә 1940 елның 25 гыйнварында Ленинград янындагы Пушкин шәһәрендә вафат була.
Басмалары
Новикова-Зарина Е. И. Кавказскіе разсказы: (был)ь. — Изд. Д. А. Наумова, 1897. — 223 с. Зарина-Новикова Е. И., Туганов Р. У., Желиховская В. П. Кавказский легион: повести и рассказы русских писателей XIX века. — Издательский центр «Эль-Фа». — Т. 1. — 550 с. — (КЛИО). — ISBN 5881950690. роман «Разбитая жизнь», СПб., 1894 «За честь», М., 1898 «Неприступная», 1898 роман «Князь Борис Тишин», СПб., 1904 «В плену у горцев», М., 1915 рассказ «Питомцы», 1863 роман «Николай Бронский» «Три друга» М., 1910, 1917
Искәрмәләр
Әдәбият
Савин О. М. Зарины // Пензенская энциклопедия. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2001. — С. 191—192. Некролог // Лит. газ. — 1940. — № 7 (858; 5 февр.). — С. 6.
Сылтамалар
Фундаментальная электронная библиотека «Русская литература и фольклор» Бековский район Пензенской области
Төркем:1 октябрь көнне туганнар Төркем:1837 елда туганнар Төркем:25 гыйнвар көнне вафатлар Төркем:1940 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ССРБ тәрҗемәчеләре Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:XIX гасыр рус язучылары Төркем:Санкт-Петербургта вафатлар Төркем:Русия империясендә туганнар