Күкәйләрнең тыгызлыгы бер төрле булмау сезне сагайтырга тиеш. Әгәр дә күкәйнең берсе җитлекмәгән слива кебек тыгыз булса, күкәй тышчасы на сары су җыелу авыруы (водянка) турында уйларга кирәк. Бу авырудан операция ясап котылып була, ә аны соңга калдырырга киңәш ителми.
Шулай ук сары су җыелу авыруының тоташкан төре дә очрый. Бер яшьлек бала үсә төшкәч, корсак ярысы белән күкәй янчыгы арасындагы канал үзеннән-үзе ябылырга мөмкин. Мондый малайга УЗИ тикшерүе уздыру, уроандрологка йә хирургка күрсәтү яхшы. 12 айлык баланың водянкасы бетмәсә, операция ясату таләп ителә.
Искәрмәләр
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Хирургия