Кырымтатар теле () — кырым татарларының милли теле. Кырым Республикасының дәүләт телләренең берсе һәм Кырым Автономияле Республикасында берничә рәсми функциягә ия тел. Төрки телләренә керә. Язу кирилл һәм латин әлифбаларына нигезләнгән. Татар теле кебек үк кырымтатар теле — агглютинатив тел.

Хәзерге вакытта кырымтатар теле ЮНЕСКО тарафыннан югалуы җитди куркыныч астында булган телләр арасына кертелгән.

Сөйләшүчеләр саны Элекке ССРБ җирләрендә кырымтатар телендә сөйләшүчеләр саны якынча 350 мең кеше тәшкил итә. Шуларның 250 мең тирәсе Кырымда яши. Болгария һәм Румыниядә — 30 меңгә якын кеше. Төркиядә кырым татарларының күп булуы билгеле, ләкин төгәл саннар юк.

Әлифба 1929 елга кадәр гарәп графикасы, соңрак латин графикасы нигезендәге язудан файдаланган (яңалиф), 1938 елда исә кирилл графикасы нигезендәге язу кулланыла. 1990-еллардан бирле 1997 елда Кырым Югары Шурaсы карары белән тәсдыйк ителгән лaтин әлифбасы да кулланыла. Ул 1930-елларда кулланылган әлифбадан аерыла, аның нигезе — Q һәм Ñ хәрефләре кушылган төрек әлифбасы. Хәзерге зaмaндa кирилл әлифбасы да, лaтин әлифбасы да куллaнылa. Шуны әйтеп үтәргә кирәк ки, интeрнeтта күбесенчә лaтин әлифбасы кулланыла, китаплар, исә күбесенчә кирилл әлифбасында бaсылa. Латин имләсен куллану турында махсус федераль канун кабул ителмәгәнлектән, Россиядә дәүләт кырымтатар теле өчен кирилл имләсе куллана.http://ru.krymr.com/content/article/26784369.html

ММЧ ATR телеканалы

Шулай ук карагыз

Урум теле Караим теле Кырымчак теле

Искәрмәләр

Төркем:Кырымтатар теле