Вәсилә Разиф кызы Фәттахова (, 1979―2016) — Башкортстанда яшәгән танылган татар җырчысы. Урал Рәшитов көенә язылган «Туган як» җырын «Туган як» җырының язылу тарихын кара: «Акчарлак», № 52, 29.12.2016, 3нче биттә һәм Айдар Галимов белән берлектә «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җырын башкаруы белән танылган. Татарстанның (2015 Удостоверение заслуженного артиста Татарстана вручено 5 декабря 2015 года в Казани: Вәсилә Фәттахова Татарстанның атказанган артисты булды) һәм Башкортстанның (2015 Указ Главы Республики Башкортостан от 20 августа 2015 года № УГ-192 «О присвоении почетных званий Республики Башкортостан».) атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа.

Мәктәптә укыган елларында Вәсилә Фәттәхованың җырчылык таланты ачыла. Шул елларда урта мәктәп белән беррәттән музыка мәктәбендә белем ала. Аннан соң Учалы шәһәрендәге музыка училищесында музыкага өйрәнә.

1999 елны Уфага килгәч Вәсиләнең үзенчәлекле моңлы тавышын ишеткән Айдар Галимов аны үз театр-студиясенә эшкә ала.

2007 елда, биш ел тәнәфестән соң, Вәсилә Фәттахова яңадан сәхнәгә кайта. Өр-яңа мәдәни программасын әзерләп бетереп, республика районнарында иҗат сәфәрен башлап җибәрә

2008 елда, 10 елга диярлек соңарып, «Туган як» җыры өчен Татар җыры-2008 конкурсында лауреат итеп таныла.

2007 елдан Илгиз Габдерәкыйповта кияүдә була. 2011 елда уллары Кәрим дөньяга килә. 2015 елның декабрендә кызлары Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат булаҖырчы Вәсилә Фәттахова вафат булды .

Альбомнар «Туган як» (2002) «Язлар саен» (2007) «Мәхәббәт кыллары» (2010) Хәтер 2026 – туган шәһәре Белоретның яңа бистәсендә урамга исеме бирелгән Инсаф Хужабирганов. Башҡортостанда Вәсилә Фәттәхованың исеме урамға биреләсәк. Башинформ, 31.1.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Кызыл таң: Кеше китә – җыры кала. Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлана. Азатлык радиосы: Хуш, бәхил бул, Вәсилә!

Шулай ук карагыз Татар җыры

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары