Яңа Ярмәк () — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Ярмәк авыл җирлеге составына керә.
Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Сок елгасының сул ярында, район үзәге Камышлыдан көньяк-көнбатышка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан.
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы Ярмәк авылының Ярмәк исеме алып китүе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле. Бу тирәләр, шул исәптән Ярмәк авылының җирләре дә Казан ханлыгына караган була. 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафагәрәйләр хан булып торганда Туйхуҗа ыруыннан Казан татары Асылхуҗа улы Хөсәенне ханнар күп сандагы җир һәм тарханлые дәрәҗәсе белән бүләклиләр. Унсигезенче гасыр башында хәзерге Камышлы төбәге Надир волостенә кергән.
Инкыйлабка кадәр авыл халкы 4 катлауга бүленгән: башкортлар, типтәрләр, мишәрләр һәм «мещаннар». Соңгы төркемгә керүчеләр авылга иң соң төпләнүчеләр. Аларга җир бирелмәгән, алар ям (почта) хезмәтен үтиләр.
Ярмәк исемле авыллар өчәү: Иске яки Түбән Ярмәк, Яңа Ярмәк һәм Югары Ярмәк (хәзерге Байтуган). Типтәрләрнең бер өлеше 1782 елны рөхсәт алып, бөлгән алпавыт Блудов калдырган җиргә күчеп утыралар. Шул рәвешле Яңа Ярмәк авылы барлыкка килә.
Халык саны
Гендер составы
2010-нчы Бөтенроссия Халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның гендер структурасында ир-атлар 46,1%, хатын-кызлар - 53,9% тәшкил итә.
Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 460 кешенең 96% тәшкил иткән.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1980-04-30 Алия Арсланова журналистязучы «Бердәмлек» газетасы«Самар татарлары» журналы 2021-02-12 Самар
Алия Арысланова — татар журналисты.
Искәрмәләр
Төркем:Камышлы районы торак пунктлары