Бозбаш () — Самар өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авыл җирлеге составындагы татар авылы.
Географиясе Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы, урман-дала зонасындаПриказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации», Сук елгасы кушылдыгы булган Мус елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көнчыгышка таба якынча 3 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).Маршрут и расстояние. Яндекс. Карты
Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 °C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 °C (абсолют максимум 37 °C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 °C (абсолют минимум -46 °C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.
Тарихы Авылга 1911 елда Камышлы авылында янгын чыгып йортлары янгач күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган.
Халкы 2002 елда авылда 183, 2010 елда 173 кеше яшәгән, барысы да татарлар.
Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.
Дин
Авылда бер мәчет бар.Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
Шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Искәрмәләр
Төркем:Камышлы районы торак пунктлары