Илназ Рамазанов, Илназ Илшат улы Рамазанов (2001 елның 12 феврале, РФ, ТР, Тукай районы, Биклән) — 75 кг авырлык категориясендә көрәшче, РФ милли көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт остасы, Татарстан һәм РФ чемпионатлары җиңүчесе, өч тапкыр дөнья чемпионыИльназ – трехкратный чемпион мира!, яшүсмерләр арасында Федераль Сабантуй батыры (2018, Чабаксар) Эльза Кузнецова. Житель Тукаевского района стал победителем федерального Сабантуя. Татар-информ, 14.07.2018, «2021 елның иң яхшы көрәшчесе», «2021 елның иң яхшы спортчысы», «Тукай районының мактаулы гражданы».
Тәрҗемәи хәле 2001 елның 12 февралендә Тукай районы Биклән авылында туган. Әтисе Илшат ― «Р-Агро» хуҗалыгында баш ветеринар, әнисе Гөлчәчәк – Яр Чаллы бала табу йорты шәфкать туташы Эльвира Абдуллина. Ильназ Рамазанов: «Я патриот своего района». Светлый путь, 11.01.2020. Түбән Кама нефть һәм химия көллиятен тәмамлаган. Чаллы педагогика университетында физик тәрбия юнәлешендә III курста белем ала, Казан дәүләт төзелеш академиясендә «юллар челтәре инженеры» белгечлеге буенча укый. Тукай районының балалар спорт мәктәбендә тренер, «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә оператор булып эшли.
Алты яшеннән көрәш белән мавыга. Спорт залына шулай ук көрәш белән шөгыльләнүче абыйсы Илнур алып килгән. Беренче (18 яшенә кадәр) тренеры – Марат Мөхәммәдиев (Биклән авылыннан). Хәзер мөстәкыйль шөгыльләнә. Бүген 75 кг авырлыкта чыгыш ясый. Һәрвакыт Тукай районы өчен чыгыш ясый. 8-9 яшеннән Чаллыда, районда көрәшче буларак таныла башлый. Чаллы Сабан туеның яшүсмерләр арасында абсолют батыры булган. Ярышларда 300 тирәсе медаль яулаган. ТР спорт министрлыгы 2021 ел күрсәткечләре өчен 2022 елның башыннан 7500 сумлык айлык стипендия билгеләгән Приказ Минспорта РТ от 26.01.2022 № 16 "О назначении стипендий и доплат за результаты 2021 года".
Спорт уңышлары 2023 ― Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (70 кг үлчәү авырлыгында, Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясаган)Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023 2025 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында (Фөҗәйрә, БГӘ) 75 килограмм үлчәү авырлыгында I урынТатарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары булды. Татар-информ, 29.11.2025. 2025 ― «Ел спортчысы» республика премиясе (көрәш буенча)Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре узган елның иң яхшы спортчылары исемлегенә керде. Татар-информ, 16.12.2025. 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 80 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026.
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Эльвира, элекке журналист, хәзер Илназ Рамазановның пиар-менеджеры. 2021 елның 31 августында никах укытканнар. Эльвираның беренче никахыннан булган улы Эминны, кызы Мальвинаны тәрбиялиләр. Гаилә Чаллыда яши. Ике ел ярым элек Илназ Рамазанов намазга баскан.
Искәрмәләр
Әдәбият Лилия Йосыпова. Келәмдә – арыслан, өйдә бик нечкә күңелле ул. «Ирек мәйданы», 2022 ел, 7 апрель, 10нчы бит.
Сылтамалар
Алсу Тимерханова. Ильназ – трехкратный чемпион мира! Светлый путь, 30.11.2021
Моны да карагыз
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Түбән Кама нефть һәм химия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Русия чемпионнары Төркем:Татарча көрәш осталары Төркем:Тукай районының мактаулы гражданнары