Борис Калоев   (15 февраль 1916 ел, Россия Федерациясе, Төньяк Осетия Байком авылы — 23 октябрь 2006 ел, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия этнографы, тарих фәннәре докторы, нче елда СССР Фәннәр академиясенең Кавказлы бүлегенең төп гыйльми хезмәткәре. Бөек Ватан сугышында катнашучы, орден һәм медальләр белән бүләкләнүче.

Биографиясе 1916 елның 15 февралендә Байк Закин тарлавыгы Байком авылында крестьян гаиләсендә туган. Коста авылында Борис Александрович җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1931 елда рабфакка укырга керә (Дондагы Ростов), 1936 елда рабфакны уңышлы тәмамлап Ростов дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә.

1937 елда Төньяк-Осетия дәүләт педагогия институтының тарих факультетына күчә.

1940 елда уңышлы тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, армия сафына алына, 1941 елның февральдә — Кавказ аръягы хәрби-сәяси училище курсанты була. Бөек Ватан сугышында катнаша, авыр сугыш елларында Дондагы Ростов, Таганрог, Донбассны азат итүдә катнаша. Сугышта яралана. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм 15 медаль белән бүләкләнә.

1945 елның 24 июнендә Борис Александрович Мәскәү шәһәрендә Җиңү Парадында катнаша.

1948 елда Мәскәүдә аспирантурада укый (ССРБ ФА этнография институты). Диссертация яклап: 1951 елда «Моздок осетиннары (тарихи-этнографик тикшеренүләр") дигән темага кандидатлык диссертациясе, 1969 елда «Осетиннар. Этнографик характеристикаларын һәм этногенез проблемалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

1950-2006 елларда А. Калоев СССР Фәннәр академиясенең этнография институтының Кавказ секторында кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр, әйдәүче һәм төп гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены; II дәрәҗә Ватан сугышы ордены; «Хәрби хезмәтләре өчен» медале; «Батырлык өчен» медале; Осетия даны һәм башка медальләр.

Искәрмәләр

Сылтамалар

РГБ. Калоев, Борис Александрович — Записки кавказоведа Государственная публичная историческая библиотека России Калоев, Борис Александрович (1916-2006) Л. А. Чибиров. Б. А. КАЛОЕВ КАК НАРТОВЕД Патриарх этнографического кавказоведения

Төркем:15 февраль көнне туганнар Төркем:1916 елда туганнар Төркем:23 октябрь көнне вафатлар Төркем:2006 елда вафатлар Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Сугышчан хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Мәскәүдә вафатлар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:ССРБ галимнәре Төркем:Россия галимнәре Төркем:ССРБ этнографлары Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары