Хаҗи () ― Мәккәгә хаҗга бару йоласын уңышлы тәмамлаган мөселманга бирелүче мактаулы исем . Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фарыз кылынган, ягъни бу вазифа ― мөселманнар өчен диннең 5 баганасыннан берсе. Хаҗи исемен алу дин тотучылар арасында аларның абруен күтәрә Хаҗи. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 151нче бит. ISBN 5-298-00949-2.

Мактаулы исем, гадәттә, кеше исеме алдына куела, мәсәлән, Хаҗи-Морат, Хаҗи-Рамазан), кайвакытта кеше исеме артыннан куела (Әхмәд-Хаҗи, Мөхәммәд-Хаҗи). Вакытлар узу белән диндәге мактаулы исем шәхси исемнәр (Хаҗи, Гаджи, Аджи) һәм фамилияләр (Аджиев, Гаджиев, Хаҗиев) разрядына күчкән. Хаҗ кылган хатын-кызларны хаҗҗә (‎), татарларда хаҗия дип йөртәләр .

Гарәп илләрендә хаҗи сүзе өлкән яшьтәге кешегә ихтирамлы мөрәҗәгать сүзе булып тора. Кайчандыр Госман дәүләте астында булган Балкан илләрендә «Хаҗи» сүзе белән Иерусалимга һәм Изге җиргә барган христианны атыйлар.

Кызыклы факт Гыйрактагы сугыш вакытында Америка солдатлары, Вьетнамдагы сугыш вакытында вьетнамлыларны «Чарли» яки «Виктор Чарли» дип атаган кебек, гыйраклы баш күтәрүчеләрне һәм төп гарәп халкын билгеләү өчен «Хаҗи» сүзен кулланганнар Slang from Operation Iraqi Freedom http://www.globalsecurity.org/military/ops/iraq-slang.htm.

Искәрмәләр

Әдәбият Хаҗи. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 151нче бит. ISBN 5-298-00949-2.

Төркем:Ислам терминнары Төркем:Хаҗ Төркем:Исламда рухани дәрәҗәләре