Иске Маты мәчете () – Башкортстанның Бакалы районы Иске Маты авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Иске Маты авылы мөселманнарының дини төркеме» карамагындаБакалинский район. Мусульманские религиозные организации. Религии Башкортостана.

Тарих Тарих фәннәре кандидаты Таһир КәримовЭльвира Шайхразеева. Книгу о родной деревне выпустил выходец из села Катаево писатель Тагир Каримов. Бакалинские зори, 5.06.2017 билгеләп үткәнчә, 1829 елда хәзерге Бакалы районы территориясенә кергән татар авылларының һәрберсендә берәр мәчет гамәлдә булганРГАДА, ф.350, оп.1, д.929, листы 161, 162.

Архив документлары буенча, XVIII гасырда казаклар (яңа чукынган, татардан чыккан типтәрләр) нигез салган Иске Маты авылында 1801 елда агач мәчет булганИстория села Старые Маты. Староматинский сельсовет Бакалинский районИстория села Старые Маты. Клара Никитина ВКонтакте.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, Иске Матыда чуашлар күпчелекне тәшкил иткән, авылда агачтан салынган чиркәү эшләгән (1914 елда Спас чиркәве рухание Василий Андреевич Андреев булуы мәгълүм). 2019 елда иске чиркәү бинасы (авыл китапханәсе урнашкан булган) урынында кызыл кирпечтән яңа чиркәү салынганХрам "Спаса Нерукотворного Образа" с. Старые Маты. ВКонтакте. Шулай ук Иске Матыда чишмә буенда часовня корылган.

2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда яшәүче төп милләт – татарларЕдиный электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel ..

2008 елда Иске Маты авыл җирлегенә бетерелгән Яңа Маты авыл җирлегенә кергән, керәшен татарлары яшәүче Яңа Маты, Ворсинка, Красная Горка, татарлар һәм башкортлар яшәүче Мулланур, руслар яшәүче Петровка авыллары кушылган.

Иске Маты авылында өр-яңа мәчет бинасы 2016 елда сафка баскан. 2020 елда Бакалы районында 18 мәчет гамәлдә булган.Бакалинский - Этноконфессиональные карты районов Башкортостана. acer120 — ЖЖ, 18.10.2020

Мәчетнең имам-хатибы – Олег Владиславович Юдин (ислам кабул иткән керәшен татары).

Тасвирлама Мәчет бинасы Иске Маты авылының үзәгендә, Җиңү урамында, авыл хакимияте бинасы белән Спас чиркәвенең яңа бинасы арасында урнашкан. Мәчет бинасы гади итеп, аксыл кирпечтән өелгән, түбәсе һәм манарасы ак һәм яшел төстәге сайдинг калайлар кулланып төзелгән. Манарасында дүрт якка каратып, тавыш көчәйткечләр урнаштырылган.

Искәрмәләр

Әдәбият Старые Маты. // Бакалинская земля: история и люди. — Уфа: ГУП РБ УПК, 2010. — 320 с.: ил. С.251. ISBN 978-5-85051-512-6 Сылтамалар Бакалинский район. Мусульманские религиозные организации. Религии Башкортостана

Төркем:Бакалы районы мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2016 елда төзелгән мәчетләр