Ижау җәмигъ мәчете белән бутамагыз

Ижау үзәк мәчете () ― Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Беренче Май районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (үзәк мәчет). «Үзәк мәчет» мәхәлләсе җирле ислам оешмасы карамагында Местная мусульманская организация Махалля "Центральная мечеть" г. Ижевска Удмуртской Республики.

Тарих 2001 елның августында Удмуртиянең мөселман җәмгыяте башкала хакимиятләре белән Ижау үзәгендә яңа мәчет төзү өчен урын бүлеп бирү турында килешүгә ирешә. 2002 елда проект эшләрен башкаруга конкурс үткәрелә. мәчет төзелеше 2003 елның 11 августында башлана . 2004 елның июленнән 2005 елның октябренә кадәр төзелеш эшләре мөселман җәмгыяте эчендәге низаглар аркасында туктатылып тора. 2005 елның октябрь—ноябрь айларында бинаның нигезе салына . 2008 елның февралендә проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алына .

2010 елның 13 маенда ярымайлы кече манара , 2011 елның 25 мартында кече гөмбәзләр урнаштырыла. 2012 елның 1 мартында ярымайлы ике зур манара урнаштырылган .

Яңа мәчетне ачу тантанасы 2016 елның 10 августында Удмуртия башлыгы катнашында уза. Беренче намазны Россия югары мөфтие Т. С. Таҗетдин үткәрә .

Мәчет төзелешенең бәясе 110 млн сум тәшкил иткән, шуларның 42 млн ын мәхәллә кешеләре җыйган. Акчаның яртысыннан артыгын предприятиеләр бүлеп биргән. Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов Ижау үзәк мәчете төзелешенә — 2,5 млн сум, М. Ш. Шәймиев – 1 млн сум акча биргән. Мәхәллә кешеләренең бер өлеше төзелеш эшләрендә бушлай катнашкан .

Ижау трамвае тукталышларының берсе – мәчеткә иң якын торганы – «Үзәк мәчет» дип атала.

Мәчетнең беренче имам-хатыйбы – төзелеш эшләренә күзәтчелек иткән Нәгыйм Баян улы Каюмов (1940 елгы)Каюмов Нагим Баянович .

Тасвирлама Үзәк мәчетнең сыйдырышлыгы 1500 кеше тәшкил итә (ир-атлар намаз залында 1000 кеше һәм хатын-кызлар залында 500 кеше). Мәчетнең 45 метр биеклектәге ике зур манарасы һәм бер кечкенә манарасы бар. Бина түбәсендә, республика символы буларак, удмурт соляр билгесе башкарылган.

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият Каюмов Н. Б. История народной мечети. В конце пути. Ижевск: Самиздат, 2019, стр. 207.

Сылтамалар

Моны да карагыз Ижау җәмигъ мәчете Иман нуры (мәчет, Ижау)

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2016 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Ижау мәчетләре