Азат Ислаев, Азат Фәйзелхак улы Ислаев (1985 елның 9 мае, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Пермь) – хуҗалык-фирка эшлеклесе, Хант-Манси — Югра автономияле округы губернаторы урынбасары (2022 елдан), Владивосток вице-мэры (2020-2022).

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 9 маенда Пермьдә Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы Фәйзелхак Ислаев гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әнисе – Сания Фазыл кызы (Арча районыннан), башта техникум, аннары институтның химия факультетын тәмамлаган хәрби инженер-химик, Пермь дары заводында эшләгән. 1993 елда гаилә Казанга күченгән. Азат Ислаев 2002 елда урта мәктәпне, 2007 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесе ТИСБИ идарә академиясенең юридик факультетын, 2010 елда ТИСБИ идарә университеты аспирантурасын тәмамлаган Ислаев Азат Файзулхакович. Реальное время. Югары уку йортында укыганда ЮНЕСКО халыкара кафедрасы стипендиаты була, 18 яшендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы рәисе итеп сайланаЛейсан Рахматуллина. Азат Ислаев: от председателя бюро Всемирного форума татарской молодежи — до вице-мэра Владивостока. Татар-информ, 11.10.2020.

Хезмәт эшчәнлеге 2004 елдан – Казан халык депутатлары Советы юрист-координаторы.

2005 елдан башлап, шәхси эшмәкәрлек (алыпсатарлык, сувенирлар сату, ресторан бизнесы) белән шөгыльләнә, бу юнәлештә 11 кафе ачканВ МЭРИИ ВЛАДИВОСТОКА ПОЯВИЛСЯ ВОСЬМОЙ ЗАМ. ВКонтакте.

2006-2010 елларда – Казанда «Региональ җир хезмәте» (Региональная земельная служба) ҖЧҖдә юрист, соңрак башкаручы директор вазифаларында.

2007 елдан – Казанда «Кольцо» гипермаркетының хокук идарәсе башлыгы.

2008 елдан – «Җир кишәрлекләре хезмәте» (Служба земельных отводов) ҖЧҖ финанс директоры.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасында Гадел Россия сәяси партиясенең региональ бүлекчәсе аппараты җитәкчесе.

2010-2012 елларда – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

2015 елдан 2019 елның июленә кадәр – Казан шәһәр Думасының КПРФ сәяси партиясеннән сайланган депутатыЕкатерина Ларионова. Казгордума досрочно сложила полномочия депутата от КПРФ Ислаева. Татар-информ, 25.07.2019.

2019 елның сентябреннән – Диңгез буе крае губернаторы Олег Николаевич Кожемяконың Владивостокның Русский утравында үсеш концепциясен гамәлгә ашыру буенча ярдәмчесе.

2020 елның 9 гыйнварыннан 2022 елның мартына кадәр – Владивосток шәһәренең (Олег Гуменюк һәм Константин Шестаков мэр булган чорда) карамагында мәдәният һәм мәгълүмати-программа тәэминаты идарәләре булган вице-мэры Егор Фалхвадзе. Бывший помощник губернатора стал еще одним вице-мэром Владивостока. KP.RU, 10.01.2020Азат Ислаев: Я считаю себя не тёмной, а рабочей лошадкой для Приморья. ИА PrimaMedia, 13.01.2020.

2022 елның 14 мартыннанАзат Ислаев назначен заместителем губернатора Югры. Правительство Ханты-Мансийского автономного округа – Югры – Ханты-Манси – Югра автономияле округы губернаторының шәһәр тирәлеген үстерү мәсьәләләрен алып баручы урынбасарыБывший депутат Казгордумы стал замгубернатора Югры. Бизнес-газета, 15.03.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ Үзәк сайлау комиссиясе грамотасы ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәхмәте 2022 – «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесеВице-губернатор Югры Ислаев о победе в конкурсе «Лидеры России»: «Я доказал, что могу быть конкурентоспособным». ФедералПресс, 30.06.2022

Гаиләсе Хатыны, улы, кызы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Ислаев Азат Файзулхакович. Правительство Ханты-Мансийского автономного округа – Югры

Төркем:ТИСБИ тәмамлаучылар Төркем:Хокук белгечләре Төркем:Юристлар