Кыз йолдызлыгы ( сөнбелә — «башак»Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 533.; шулай ук Сөмбелә йолдызлыгы;бор. төрк. Buġday Bašï (~бодай башы),https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover ) — Әсәт һәм Мизан йолдызлыклары арасындагы экваториаль зодиак йолдызлыгы. Хәзерге дәвердә Сөмбелә йолдызлыгында көзге көн белән төн тигезлеге ноктасы урнашкан.

Гадәттә, Кояш Сөмбеләдә 16 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары март–апрель айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар Кыз α — Спика ( — «Кызның ашлык башагы»), йолдызлыкның иң якты йолдызы, +1,04 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Җирдән якынча 260 яктылык елы ераклыкта тора.

Кыз β — Завиява ( завийәт әл-‘әүва’ — «өрүченең почмагы»Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 123., ), +3,61 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 35,6 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Кыз γ — Поррима (), безгә иң якын куш йолдызларның берсе (32 яктылык елы ераклыгында), сузылган орбиталы һәм 171 ел периодлы йолдыз. Аның һәр бер кисәге 3,45 йолдызча зурлык белән ялтырый, ә бергә — 2,7 белән.

Кыз δ — Гаүваэ ( әл-‘әүва’ — «өрүче», ), +3,38 йолдызча зурлыктагы ярымдөрес үзгәрмә йолдыз. Җирдән 202 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Кыз ε — Виндемиатрикс (, — «йөзем җыючы»), +2,83 йолдызча зурлыктагы сары зур йолдыз. Җирдән якынча 102 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Кыз ζ — Һезе, +3,37 йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Җирдән 73 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Үз күчәре тирәсендә гадәттә булмаган тиз 0,5 көн эчендә әйләнеп чыга.

Кыз η — Завия ( завийәһ — «почмак»Завия — почмак. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге., ), +3,89 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Җирдән 250 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Әл-Гаүваэ яки «Өрүче» йолдызлар төркеме Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә Сөмбелә β — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), η — Сани әл-Гаүваэ (Икенче Өрүче), γ — Завия әл-Гаүваэ (Өрүченең Почмагы), δ, ε берлектә — әл-Гаүваэ (Өрүче) исемене йөртәләр.

Тарих Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Сөмбелә ( сөнбелә — «башак») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Кыз (, ) дип атыйлар. Борынгы греклар карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.

Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы исемене әл-‘әҙра’ («гыйффәтле кыз»)Газраэ — кыз, гыйффәтле кыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. сүзе белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 182..

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар