Селе́на Мари́ Ти́фи-Го́мес (Selena Gomez an IMDb; 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендә туа) — Америка актрисасы, комик, җырчы, җырлар авторы һәм ЮНИСЕФның ирекле илчесе булып тора. «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» (2007) телесериалында катнашуы белән таныла һәм «Эмми» бүләгенә ия була.

Биографиясе Селена Мари Гомес 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендәге Мэнди Корнетт һәм Рикардо Гомес гаиләсендә туа. Селенаның әтисе — латин-америкалы, ә әнисе итальян-инглиз чыгышлы. Гомес үз исемен ул чордагы танылган җырчы - Селена хөрмәтенә ала. Аңа 5 яшь булганда, аның әтисе белән әнисе аерылыша. Әнисе, театр актрисасы, үзенең кызын бер ялгызы гына тәрбияле һәм үзенең актер эшчәнлеге белән кызына да бу юлны сайларга ярдәм итә. 2006 елда Мэнди Брайан Тифига кияүгә чыга, шуннан соң Селена икеле фамилия йөртә башлый — Тифи-Гомес.

Карьерасы Гомес берничә танылган фильмнарда һәм телесериалларда катнаша: «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» «Көлсу турында тагын бер хикәя», «Принцессаларны саклау программасы», «Ханна Монтана», «Шпион балалар 3: Уен тәмам».

Ә 2009 елда исә, Вэйверли Плэйс тылсымчылары» телесериалыннан чыгып, тулыметражлы «Вэйверли Плэйс тылсымчылары кинода» исемле фильм дөнья күрә.

2008 елда Селена Гомес Hollywood Records студиясе белән шартнамә төзи, шуның нигезендә ул «Феялар» мультфильмына, «Көлсу турында тагын бер хикәя» фильмына, «Принцессаларны саклау программасы» һәм «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» сериалына үз җырларын кертә. Үзенең төркеме «Selena Gomez & the Scene» берлектә ул «Kiss & Tell» дебютлы әлбүмен төзи. Әлбум 2009 елның сентябрь аненда АКШ'та чыга.

2010 елда Селена төп рольләрне «Рамона һәм Бизус» һәм «Монте-Карло» фильмынарында уйный.

2010 елда Селена шулай ук Люк Бессонның «Артур һәм ике дөнья сугышы» фильмында төп рольне башкарган Принцесса Селенияны тавышландыра.

Йолдыз буларак «Саннига шанс бирегез» сериалының 1-нче сезонның 13-нче сериясенә чакырыла.

Фильмографиясе

Шпион балалар 3: Уен тәмам (20032004) Hannah Montana (20062008) The Crazy Ten Minute Sale (2007) Another Cinderella Story (2008) Arthur and the Revenge of Maltazard (2009) Princess Protection Program (2009) Вейверли Плейс тылсымчылары кинада (2009) Ramona and Beezus (2010) Монте-Карло (2011) The Muppets (20112012) Aftershock (20122013) Spring Breakers (2013) Getaway (2013) The Wizards Return: Alex vs. Alex (2013) Behaving Badly (2014) Rudderless (2014) Lennon or McCartney (2014) Unity (2015) The Big Short (20152016) The Fundamentals of Caring (2016) Neighbors 2 (2016) In Dubious Battle (2016) The Dead Don't Die (2019) A Rainy Day in New York (20192020) Dolittle (2020) Selena Gomez: My Mind & Me (2022) Emilia Pérez (20242025) Hannah Montana 20th Anniversary Special (2026)

Дискографиясе Исеме Чыгу көне US Billboard 200Kiss & Tell 2009 елның 29 сентябре 4A Year Without Rain 2010 елның 21 сентябреWhen the Sun Goes Down 2011 елның 28 июне

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Рәсми сайт Selena Gomez Facebook сәхифәсендә Selena Gomez MySpace сәхифәсендә Selena Gomez YouTube сәхифәсендә Selena Gomez Twitter сәхифәсендә

Selena Gomez People Magazine сәхифәсендә Selena Gomez TV Guide сәхифәсендә

Төркем:АКШ комиклары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары Төркем:АКШ поп-музыкантлары Төркем:АКШ рок-музыкантлары Төркем:ЮНИСЕФ ирекле илчеләре Төркем:Twitter сәхифәсен кулланучылар